Балалар ялы мәсьәләләре буенча бушлай федераль кайнар линия эшли
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы балалар ялы мәсьәләләре буенча бушлай федераль кайнар линия эшли башлавын хәбәр итте.
Белгечләр белән 8 (800) 250-28-90 телефоны аша элемтәгә керергә мөмкин.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, кайнар линия тәүлек буе эшләячәк һәм ата-аналарга балалар ялы турында оператив, ышанычлы мәгълүмат бирәчәк.
2026 елда якынча 6 миллион бала җәйге ял белән колачланыр дип көтелә. Бу кампаниядә 40 меңнән артык оешма катнашачак. Балалар лагерьларында махсус хәрби операциядә катнашучыларның 228 меңнән артык баласы һәм берләштерелгән төбәкләрдән килгән якынча 50 мең бала ял итәчәк.





Комментарийлар