Балалар кошларга экоҗимлек ясый
«Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенең максаты – балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү.
Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбенең «Зеленый дом» урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясе кысаларында экоҗимлек ясау буенча мастер-класста катнашты. Чараны «Яшел Үзән урманчылыгы» ДКУ белгечләре үткәргән, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы.
Мастер-класс барышында укучылар көнбагыш, бодай, мүк җиләге, миләш һәм алма орлыкларыннан экоҗимлек ясаганнар. Мондый азыкларның берничә өстенлеге бар: алар тулысынча ашарга яраклы, экологик яктан чиста һәм кошларны куркытмый.
Чарадан соң балалар уку йорты территориясендә экоҗимлекләрне урнаштырып та куйдылар.
Исегезгә төшерәбез: «Кышын кошларны ашатыгыз» акциясенең максаты – балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын кышлаучы кошларга җәлеп итү, алар өчен кышлату чорын җиңеләйтү, шулай ук халыкның экологик активлыгын арттыру, ди чараны оештыручылар.
Мөршидә Кыямова
Фото ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Теләчедә «Киләчәк» яшьләр үзәге ачылды
Әлеге яшьләр объектына 213 млн сум акча сарыф ителгән.
Ачылышта ТР Рәисе администрациясе башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та катнашкан.
Әсгать Сәфәров ачылыш тантанасында соңгы ун елда республикада 250 дән артык яңа яшьләр объекты төзелүе, иске объектларның яңартылуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген республика шәһәрләрендә һәм районнарында 36 яшьләр үзәге төзелгән. Гаилә елында «Киләчәк» яшьләр үзәгенең ачылышы зур символик мәгънәгә ия булуын да билгеләп үтте ул.
Бүген Теләчедә 4, 5 меңнән артык яшь кеше яши. Яшьләр бу үзәктә үзләренә ошаган шөгыль таба, үз идеяләрен тормышка ашыра алалар. Биредә коворкинг зонасы, киберзал, китапханә, күп функцияле заллар, иҗади остаханәләр, медиазаллар урын алган.
Чарада катнашкан ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков әйтүенчә, Теләчедәге яңа яшьләр үзәге җирле яшьләр өчен җәлеп итү урынына әверелергә тиеш. «Яшь кешеләр гамәлдәге барлык проектлар белән шунда ук таныша ала», – диде министр.
Таңсылу Габидуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар