Логотип Магариф уку
Цитата:

Балаларны атлар ярдәмендә дәвалый

«Гаилә һәм мәктәп» журналының март санында кызык тарихлы геройлар чагылыш таба. Шуларның берсе – Бөгелмә шәһәреннән күп бала анасы Гөлнара Галиева.

Ул бүгенге көндә сәламәтлекләре чикле балаларны атлар ярдәмендә дәвалау белән шөгыльләнә. Дүрт аяклы затлы хайваннарның кешегә уңай тәэсире турында ишетеп белсәк тә,  иппотерапия дигән төшенчә медицинада киң таралмаган әле. Озак еллар хисапчы булып эшләгән ханым ни өчен ат спорты, атлар тәрбияләү, атта йөрергә өйрәтү, самими хайваннар ярдәмендә балаларны дәвалау юлына борылыш ясаган? Иппотерапия, чыннан да, авыру балаларга ярдәм итәме, әллә бу миф кынамы?

Гөлнара ханым үзе сөйләвенчә, атлар  белән шөгыльләнү – аның күптәнге хыялы. Бу хыялы аның язмышын үзгәртергә зур этәргеч ясаган. «Хыялымны тормышка ашыруда кызым зур роль уйнагандыр. Дүрт яшеннән үк һәр Яңа ел бәйрәмендә, үзенең туган көнендә ул бездән  ат бүләк итүебезне сорады. Без бит шәһәр фатирында яшибез, кызым, атны кая яшәтербез, дигәч, балконда, дип җавап бирә иде. Озак еллар шул теләгеннән ваз кичмәде. Көннәрдән бер көнне, унбер яше тулгач, ул үзе шәһәрдә ат спорты клубын эзләп тапкан.   Мине ел буе шунда  алып барырга  үгетләде.  Аның теләгенә озак каршы килдем», – дип сөйләде героебыз безнең сорауларга каршы. Гөлнара Галиева язмада иппотерапия ысулы белән авыру балаларны дәвалап булганлыгына дәлилләр китерә.

Бу хакта тулырак сез «Гаилә һәм мәктәп» журналының март санында таныша аласыз. 

Таңсылу Габидуллина

Фото Силье Мидтгард на Unsplash

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Магнит давылларын ничек җиңел үткәрергә

Һава торышы үзгәрүгә бик сизгер кешеләр бар.

Магнит давылларын ничек җиңел үткәрергә

Кайчандыр сынган урыннарыгыз булса, һава торышы үзгәрер алдыннан төн йокламый чыкканыгыз да бардыр. Әгәр шулай булса түбәндәге киңәшкә күз салыгыз. Бу хакта "Кызыл таң" яза.

Магнит давыллары көтелә, дисәләр, алдан шушы эчемлекне эчсәгез, көн җиңел уза. Аны ясавы да бик җиңел. Бер стакан кайнаган сөткә 1 чәй кашыгы кипкән бөтнек яфрагы салып болгатасың да шуны 5 минут төнәтәсең.

Шуннан бөтнек яфракларын алып, төнәтмәне ярты сәгать тоткач сөзеп эчәсең. Шифасы һичшиксез булачак.

Фото NOAA на Unsplash

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ