Логотип Магариф уку
Цитата:

2025/2026 уку елына Бөтенроссия тикшерү эшләре даталары расланды

Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте 2025/2026 уку елына мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре (БТЭ) даталарын раслады. БТЭ 20 апрельдән 20 майга кадәр узачак, көнен мәктәп билгели.

4–8 нче һәм 10 нчы сыйныфлар катнашачак. Дәвамлыгы – 45 минуттан 90 минутка кадәр.

БТЭда катнашучылар өчен ике мәҗбүри фән – рус теле һәм математика. Дүртенче сыйныф укучылары шулай ук очраклы сайлау буенча предметларның берсе буенча БТЭ үтәячәк: әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку яки чит тел. 

Калган сыйныфларда: очраклы сайлау буенча ике предмет (табигый-фәнни һәм гуманитар блоклар). 5–6 нчы сыйныфларда: тарих, әдәбият, чит тел, география, биология. 7–8 нче сыйныфларда: физика һәм информатика өстәлә. 8 һәм 10  да – җәмгыять белеме.

7–8 нче  сыйныфларда математика һәм физиканы база яки тирәнәйтелгән дәрәҗәдә тапшырырга мөмкин. 5–8 нче сыйныфларда эшләрнең бер өлеше компьютерда узарга мөмкин. Милли тикшеренүләрдә катнашучылар  Бөтенроссия тикшерү эшләреннән азат ителә.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ