Логотип Магариф уку
Цитата:

«Балаларны ишектән үк елмаеп каршы алабыз»

Казан шәһәре Совет районындагы «Унбер» күп профильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хәйретдинова имтихан тапшыру пунктының оештыру эшләрендә өченче тапкыр катнаша.

Бүген, 4 июньдә, 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшыра.

Шушы уңайдан, без Казанның Совет районындагы «Унбер» күп профильле лицее базасында оештырылган имтихан үткәрү пунктында булып кайттык. Биредә без имтихан оештыручылар белән фикер алыштык. 

Казан шәһәре Совет районындагы «Унбер» күп профильле лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Хәйретдинова имтихан тапшыру пунктының оештыру эшләрендә өченче тапкыр катнаша.

Аның сүзләренчә, укучылар имтиханга яхшы кәеф белән килгән, аларның күбесендә борчылу хисе сизелмәгән. 

Ул балаларны пункт ишегеннән үк каршы алып, имтиханга керү алдыннан аларда тынычлык һәм ышаныч хисе саклансын өчен шартлар тудыру мөһим булуын билгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ