Балаларның иминлеге – безнең кулларда
Җәйнең беренче көне – Халыкара балаларны яклау көне. Бәйрәм көнендә балаларга игътибар аеруча арта. Әмма ел дәвамында да аларга дөрес тәрбия бирү, сәламәт үсеш өчен тиешле шартлар тудыру ата-ананың бу...
Җәйнең беренче көне – Халыкара балаларны яклау көне. Бәйрәм көнендә балаларга игътибар аеруча арта. Әмма ел дәвамында да аларга дөрес тәрбия бирү, сәламәт үсеш өчен тиешле шартлар тудыру ата-ананың бурычы булудан туктамый. Алар сыйфатлы ризык ашасын, зыянсыз тукымалардан тегелгән кием кисен һәм, гомумән, көнкүрештә имин мохиттә үссен өчен, тәрбия өлкәсендә фәнни нигезләмәләрне эзләргә, күп укырга һәм теге яки бу өлкәдәге белгеч кебек фикерли дә белергә тиешбез.
Балалар өчен җитештерелгән ризык, кием сыйфаты өчен кемнәр җавап тота?
Тирә-як мохитнең куркынычсызлыгын ничек бәяләп була?
Балалар табиблары иң еш очрашкан проблемалар нинди?
Җәйге лагерьларда иминлек тәэмин ителәме?
Саннар нәрсә турында сөйли?
«Гаилә һәм мәктәп» журналы «Балалар куркынычсызлыгы» темасына оештырган түгәрәк өстәл барышында әлеге сорауларга җавап табарга тырышты.
Ләйсән ГЫЙМАДИЕВА, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсендәге балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы һәм сәламәтлеге буенча контроль бүлеге җитәкчесе урынбасары.
САНИТАР-НОРМАТИВ ДОКУМЕНТЛАР
– Бүгенге көндә балалар сәламәтлеге һәм иминлегенә караган, тәрбия һәм белем бирү процессын оештыру эшенә, сәламәтләндерү үзәкләренә кагылган санитар-норматив документлар алай ук күп дип әйтеп булмый. Коронавирус инфекциясе таралган вакытта ул нормалар оптимизацияләнде.
Регламентлаштыру эшен билгеләүче төп документлар – 36.48 номеры белән билгеләнгән санитар кагыйдәләр (Интернетта аларны СП 36.48 дип табарга мөмкин). Бу кагыйдәләр балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүче һәр оешмага да кагыла. Икенче кагыйдәләр җыелмасы балаларны тукландыру эшенә карый – СП 35.90. Алар балалар гына түгел, гомумән, халык өчен ризык әзерләүче оешмаларга да кагыла. Тикшерүләр барышында Роспотребнадзор шушы санитар кагыйдәләргә генә таяна.
248 нче Федераль закон нигезендә куркынычсызлык таләпләре үтәлергә тиешле категорияләргә караган оешмаларны планлы рәвештә тикшереп торырга тиешбез. Безнең контрольдә эшләүче балалар бакчалары, мәктәпләр, ял итү һәм сәламәтләндерү лагерьлары, тукландыру операторлары, хастаханәләр, балалар табу йортлары даими күзәтүдә. Әле менә яңа гына 17 мартта 336 нчы Дәүләт карарына үзгәрешләр кертелде һәм 2030 елга кадәр балалар белән эшләүче барлык шәхси оешмалар да контрольгә алынырга тиешлеге билгеләнде. Әлегә кадәр шәхси оешмаларны өч елга бер генә тикшерә идек, хәзер аларны да ел саен тикшерәчәкбез. Әгәр дә бу объектлар планлы тикшерүгә эләкмиләр икән, аларга профилактик визитлар ясалырга тиеш була. Ул очракта без әңгәмә генә уздырабыз, административ тәэсир ясый алмыйбыз. Соңгы елларда безнең республикада балалар белән эшләүче оешмаларда, җитештерүчеләр арасында закон бозучылар юк. Бу өлкәдә зур җаваплылык тоеп эшләгәннәрен күреп торабыз. Алдагы елны кисәтү ясап киткән булсак, икенче елга кадәр алар бу хаталарын төзәтәләр һәм башка беркайчан да кабатламыйлар, дип ышанып әйтә алам.
ШИКАЯТЬ БУЛСА ГЫНА...
Ә балалар өчен киемнәр һәм уенчыклар җитештерүче оешмалар куркынычсызлык буенча тикшерелергә тиешлеләр исемлегенә эләкми. Әмма 2030 елдан соң бу өлкәгә дә үзгәрешләр керәчәк. Бүгенге көндә без гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итсәк кенә җитештерүчеләрне тикшерә алабыз. Балалар сәламәтлегенә куркыныч тудырган очракларда мөрәҗәгатьләрне прокуратура белән берлектә тикшерәбез.
Балалар өчен кием җитештерүгә килгәндә, товарлар ике төргә бүленә: сертификация таләп ителә торган һәм декларацияләү генә кирәк булганнар. Аларның сыйфаты җитештерүчеләрнең намусында. Экспертиза уздырамы алар, юкмы, ул эшне контрольдә тота алмыйбыз. Әмма кешеләрдән шикаятьләр алынгач, балалар киемнәре кибетләрен тикшерергә чыккан вакытлар булды. Тик ул киемнәрне тикшергәч, аларның сыйфатына кагылышлы куркыныч тапмадык.
ҖӘЙГЕ ЯЛ ИГЪТИБАР СОРЫЙ
Җәйге яллар хакында сөйләшкәндә, әлбәттә, безнең оешма күзәтүенә кергән лагерьлар хакында әйтеп үтәргә кирәк. Алар ике төрлегә бүленә: мәктәп лагерьлары һәм шәһәр яны лагерьлары. Ата-аналарны балаларын ялга җибәрер алдыннан аларның Роспотребнадзордан алган экспертиза нәтиҗәләре белән танышуларын сорар идем. Бу экспертиза бер елга эшчәнлек алып бару өчен рөхсәт бирә, аның үз голограммасы да куелган булырга тиеш. Тикшерү узган лагерь республиканың гомуми реестрында да теркәлә. Балаларны лагерьга җибәрер алдыннан ата-аналар «Лето» үзәге сайтында урнаштырылган рәсми исемлек белән танышсыннар иде. Анда теркәлгән лагерь ышанычлы, дәүләт күзәтүендә дигән сүз.
ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ БАЛАЛАРГА – ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КИЕМНӘР
Эльмира ЯРУЛЛИНА, сәламәтлекләре чикле балаларның гармонияле үсешен булдыручы «Барысы да балалар өчен» хәйрия оешмасы хезмәткәре. Хәзерге көндә хатын-кызлар арасында энә-җеп тотучылар, бәйләүчеләр бик сирәк. Хатын-кызлар балаларына үзләре үк киемнәр теккән заманнар бик еракта калды инде. Хәтта әниләр дә безгә үзләре тегеп кием кидерә иде бит. Әлбәттә, бар кешенең дә андый сәләте булмый. Шуңа чыннан да балаларга кием сайлаган вакытта аеруча да игътибарлы булу сорала.
Лариса ВОЗНЕСЕНСКАЯ, сәламәтлекләре чикле балаларның гармонияле үсешен кайгыртучы «Барысы да балалар өчен» хәйрия оешмасы җитәкчесе урынбасары. Без үсешләрендә үзенчәлекләр булган балалар өчен киемнәр тегәбез. Эшчәнлегебез киңәйгән саен, безгә төрле кыска дәвалану курслары узучы балаларның да ата-аналары мөрәҗәгать итә башлады. Төрле имгәнүләр алганнан соң, гипста йөрү кирәк булганга, гадәти киемнәрне кию бик уңайсыз. Без шушы чорның үзенчәлекләрен исәпкә алып эш итәбез. Үз эшебезгә бик җаваплы карап, сертификацияләнгән тукымаларны гына кулланабыз. Эшчәнлегебезне лицензияләштерү өчен экспертиза үтәбез. Безне шунысы шаккатыра: экспертиза узу балалар өчен товарлар җитештерүчеләрнең барысы өчен дә мәҗбүри түгел. Мәсәлән, товарны маркетплейсларга сатарга куйганда, гомумән, лицензия сораучы юк. Димәк, кем тели, шул балалар өчен товарлар җитештерә ала дигән сүз. Үзебез әлеге эшкә ачы тормыш тәҗрибәсеннән чыгып тотындык. Директорыбыз Далия Гайнанова бу эшкә зур тәвәккәллек белән алынды дип әйтергә кирәк. Ул үз янына әниләрне туплады. Күп вакыт сыйфатсыз, уңайсыз киемнәр белән очрашканга, аны хуплаучылар күп булды. Хезмәтебезгә ихтыяҗ нык артты. Бүгенге көндә Казан мэриясе безгә аренда түләвеннән башка гына кулланыр өчен махсус бина билгеләде. Шунда быелның июнь аеннан балалар һәм әниләр өчен махсус үзәк ачачакбыз. Әниләре кием теккән арада аларның балалары белгечләр карамагында булачак. Чөнки сәламәтлекләрендә үзенчәлекләре булган балаларын калдыра алмаганга, ул әниләр күп вакытларын өйдә уздырырга мәҗбүр. Ә без аларның үзләренә акча эшләү һәм балалары өчен үсеш үзәге булдырдык.
«СӘЛӘТ» ИМИНЛЕК ЗОНАСЫ
Аяз ХӘНӘФИН, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары. Әгәр балалар иминлеге турында сөйләшәбез икән, аның ике өлешкә бүленгәнен онытмаска кирәк. Беренчел– психологик һәм икенче өлеш – физик куркынычсызлык. Беренче өлеш өчен балалар белән турыдан-туры эшләүчеләр җавап бирә. Бу өйдә – ата-аналар, мәктәптә – укытучылар, лагерьларда әйдәманнар дигән сүз. Шуңа да үз кадрларыбызны җентекләп әзерлибез. «Сәләт» мәктәбендә катлаулы педагогик, психологик ситуацияләрне аерым өйрәтәбез. Безнең үзәк лагерьлары, нигездә, шәһәрдән читтә урнашкан. Шуңа да физик сәламәтлеккә, балалар яшәячәк мохитнең куркынычсызлыгына да зур игътибар бирелә. Төрле дәүләт ведомстволары белән тыгыз эш алып барабыз, шул ук Роспот-
ребнадзорның Татарстан буенча идарәсенә лагерь ачылышы хакында хәбәр итәбез. Алар биргән тәкъдимнәрне үтибез, ул документ бик җитди, анда балаларны тукландыру буенча да, яшәү шартлары хакында да нечкәләп язылган. Аннары санитар эпидемиологик нормалар үтәлеше дә һәрчак җитди күзәтү астында. Без мондый дәүләт оешмалары килүеннән куркып тормыйбыз, киресенчә, аларның килеп каравы, раславы, эшебезне дөресләве бик кирәк. Ата-аналар күпмедер вакытка иң кадерле кешеләрен безгә ышандырып тапшырганга, аларның иң зур таләбе – иминлек. Без шуңа эшебезнең бик җитди икәнлеген аңлыйбыз. Тәүлек буе медицина хезмәткәрләре дежур тора, сак хезмәте дә эшли, видеокамералар да урнаштырылган.
Махсус киемнәр тектермибез. Балаларга үзебезнең логотип төшкән футболкалар тәкъдим итәбез. Әмма алар киемне үзләре сайлыйлар инде. Лагерь җәйге чорда булганга, кояшта йөргәндә, һәрчак баш киеме киюләрен тикшерәбез. Иң мөһиме, балаларның психологик халәтенә игътибар итәбез. Әгәр дә баланың кәефе юк икән, сораштырабыз, бәлки ул берәр нәрсәгә борчылгандыр, үпкәләгәндер, ә бәлки аның берәр җире авыртадыр.
Палаткаларда яшәүне күздә тоткан форум турында әйткәндә, аның масштаблыгын искә алып үтәсем килә. Бу форум эшенә иминлек өчен җавап бирүче барлык оешмаларны да җәлеп итәбез – Эчке эшләр министрлыгы, Сәламәтлек министрлыгы, надзор оешмалар белән эшлибез. Балаларны йөртүче автобусларга да тикшерү уздырабыз. Палаткалар кечкенә караватлар белән җиһазландырылган. Чисталык өчен душ, бәдрәфләр җылы су белән тәэмин ителә, шартлар уңайлы. Форумда 1100 гә якын бала катнаша. Ачык кыр шартларында бер атна гына яшибез, чөнки артыгы ярамый.
Безнең сменалар Башкортстан, Чувашия, Кырым Республикаларында да оештырыла, шуңа ул төбәкләрнең тикшерү оешмалары белән дә эшлибез. Кайда гына булмасын, бездә балалар һәм яшүсмерләрнең иминлеге, сәламәтлеге беренче урынга куела.
КАГЫЙДӘЛӘР КАН БЕЛӘН ЯЗЫЛА
Руслан ХӘСӘНОВ, Республика балалар клиник хастаханәсе травмотология һәм ортопедия бүлеге җитәкчесе. Статистика мәгълүматларыннан башлыйм әле сүземне. Узган елны респуб-
лика буенча 120 мең чамасы бала имгәнде. Шул уңайдан аларның ата-аналары травматологик ярдәм сорап, табибларга мөрәҗәгать итте. Ковид буенча чикләүләр кертелгән елны, балалар күбесенчә өйдә утырганлыктан, имгәнүләр шактый ким булган иде. Җәрәхәтләнүләр ике төрле була: оешкан шартларда имгәнү һәм ялгыз имгәнү. Оешкан имгәнүләр дип балалар өйдән читтә – төрле оешмаларда булганда алынганын әйтәбез. Ә икенче төрлеләренә өйдә, көнкүрештә, юл һәлакәтләрендә юлыгалар. Беренчеләренең саны күпкә әзрәк. Димәк, балаларны карау оешкан төстә алып барылганда һәм бердәм тәртип белән яшәгәндә, имгәнү куркынычы кими. Ә менә урамда, көнкүрештә җәрәхәтләнү күбрәк күзәтелә.
Имгәнүләрне балаларның яшенә карап та бүлеп була.
0–3 яшьтәге балалар. Алар әле дөньяны танып белү белән мәшгуль. Күп нәрсәне аңламыйлар. Монда һәрвакыт күзәтеп тору мөһим, үзләрен генә калдырырга ярамый. Балалар өлкәннәрнең игътибарсызлыгы аркасында күп зыян алалар. Кызганычка, быел гына да аяныч хәлләр белән шактый очрашырга туры килде.
5–11 яшьлек балалар икенче категориягә карый. Бу яшьтәге балалар бик актив, шук. Алар инде зуррак булса да, барыбер әле өлкәннәр игътибарында, күз уңында булырга тиешләр.
11 яшьтән олырак балалар. Бу яшьтә коллективта алган имгәнүләр саны арта.
Балалар үз араларында лидерларны аерырга тели. Кемнеңдер көчлерәк булуын исбатларга тотына, котыртулар башлана. Шуны да әйтеп үтәсем килә: менә шушындый бәргәләшүләр вакытында алган имгәнүләр катлаулы була. Шуңа да балаларга нәрсәнең дөрес һәм дөрес булмавын кечкенәдән аңлатырга кирәк. Гомумән, иминлек, җәмгыятьтә үз-үзеңне тиешенчә тоту һәм юл йөрү кагыйдәләрен дә кечкенәдән өйрәтеп үстерү мәҗбүри дияр идем. Ата-аналар балаларына үрнәк булырга тиешләр, гомер-гомергә тормыш тәҗрибәсе өлкәннәрдән яшь буынга тапшырылып килгән. Балаларның буш вакытлары күп булып, урамда трай тибеп йөрмәсеннәр иде. Алар һәрвакыт үзләренә кызыклы эш белән мәшгуль булырга тиешләр. Әмма хәзер күп вакыт ата-аналарның үз балаларына игътибары җитми, тормыш куам, дип төп кыйммәтләрне, бурычларын оныталар.
Балаларның киемнәре сыйфатсыз булуы аркасында табибларга мөрәҗәгать итү очраклары да шактый очрый. Балалар синтетик тукымадан тегелгән кием кигәнгә, аларның тән температурасы күтәрелә. Шунлыктан башларына эссе кабып, табибларга еш мөрәҗәгать итәләр. Балаларны һава торышына карап киендерергә һәм алар өчен табигый тукымалардан тегелгән киемнәр алырга, җәй көне ачык төстәге киемнәргә өстенлек бирергә кирәк. Аннары махсус спорт төрләре белән шөгыльләнгәндә, шулай ук велосипед, самокат, роликларда йөргәндә дә саклану чаралары, тезләргә каплагычлар, башны саклау өчен шлемнар кияргә кирәклеге хакында да онытырга ярамый. Мин, гомумән алганда, электр самокатларын аерып әйтер идем. Аларны арендалау өчен бүгенге көндә ата-аналар балаларына акча бирә. Белер-белмәс килеш балалар шул куркыныч техниканы иярлиләр, батыраеп, машиналы юлга чыгалар. Ата-аналар балаларына мотоцикл, квадроцикллар йөртергә рөхсәт бирәләр. Иң куркыныч, аяныч имгәнүләр нәкъ менә шул хәлләр аркасында була да инде. Монда төп таләп ата-аналар алдына куелырга тиеш. Онытмасыннар иде, кабул ителгән иминлек кагыйдәләре, кануннар кан белән язылган.
Сөйләшүне Айсылу ИМАМИЕВА язып алды
Фото Фәния Лотфуллина

Комментарийлар