2025 елда Казанда балалар ялына 590 млн сумнан артык акча тотылачак
Казанда 2025 елда балалар һәм яшьләр ялына 590 млн сумнан артык акча тотылачак. Бу 2024 елга караганда 78,5 млн сумга күбрәк. Шәһәр мэриясе сайтында бастырылган карар нигезендә, лагерьларда 48,2 мең бала ял итәчәк.
Билгеләп үтелгәнчә, балалар ялына республика бюджетыннан бүленгән субсидияләр 419 млн сум тәшкил итәчәк (2024 елга караганда 54,3 млн га күбрәк), муниципаль бюджеттан – 5,1 млн сум ( 1,4 млн). Тагын 166 млн сум бюджеттан тыш чыганаклардан .
Шулай ук, документ нигезендә, балалар ялын "Вертолёт" , "Бригантина" балалар үзәгендә, "Заречье", "Молодежный", "Восток" та һ.б.да оештыру планлаштырыла.
Фото ТР Мәгариф һәм фән сайтыннан
Комментарийлар