Логотип Магариф уку
Цитата:

Балык Бистәсендә «Бистә шәле»

Бирегә республиканың иң яхшы осталары, шулай ук әлеге халык һөнәрен яратучылар җыелачак.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 24 августта Балык Бистәсендәге Үзәк мәйданда II республика «Бистә шәле» хатын-кыз һөнәрчелеге фестивале узачак. 

Бирегә республиканың иң яхшы осталары, шулай ук әлеге халык һөнәрен яратучылар җыелачак. 

Программа:

09:30-10:30 кунакларны каршы алу. Фестивальдә катнашучыларны теркәү.

11:00 фестиваль ачылышы. 11:30-14:30 Татарстан Республикасы үзешчән сәнгать артистлары чыгышы.

11:30 «БалаЧак» балалар халык уен мәйданчыгы эшли башлый.

11:30 «Шәл бәйлисем килә», «Рәсемнәрдә шәл бизәге», «Бистә кабартмасы», «мамыктан бизәкләр» мастер-класслары.

11:45 «Бистә кабартмасы» милли ризыгын презентацияләү.

12:00 «Шәлдән кием Дефилесы» мода күрсәтү.

12:30 «Иң креатив шәл» конкурсы.

13:15 «Иң тиз бәйләүче» конкурсы.

13:45 «Кәтүкне тиз әйләндерү» конкурсы.

14:45 шәлнең 3D форматын тәкъдим итү.

15:00 фестивальнең ябылышы.

Фестивальдә катнашу өчен оештыру комитетының электрон адресына – rdksloboda@mail.ru 9 августтан да соңга калмыйча гариза юлларга кирәк. Катнашучылар гаризада коллектив әгъзаларының исемлеген, туган көнен күрсәтеп, теркәп куярга тиеш.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ