Логотип Магариф уку
Цитата:

Башлангыч сыйныф мөгаллимнәре өчен яңа конкурс

Илебездә 1992 елдан бирле  «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы уздырылып киленә. Бу бәйге педагогларыбыз арасында елдан-ел популяррак була бара. Инде хәзер ел саен анда катнашучы укытучыларыбызны...

Илебездә 1992 елдан бирле  «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы уздырылып киленә. Бу бәйге педагогларыбыз арасында елдан-ел популяррак була бара. Инде хәзер ел саен анда катнашучы укытучыларыбызның саны 100 меңнән артып китә. Безнең Татарстан укытучылары да  «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсын аеруча үз итә. Аерым елларда безнекеләрнең хәтта әлеге бәйгенең финал өлешенә кадәр барып җиткәне бар. Әйтик, узган ел Казандагы 2 нче лицей-интернатның җәмгыять белеме укытучысы Илсур Җиһаншин Бөтенроссия конкурсының унбиш лауреаты арасына керә алды.
Игътибар иткәнегез бармы икән: Бөтенроссия конкурсында төрле фән укытучылары лауреат дип танылса да, нигәдер алар арасында башлангыч сыйныф укытучылары юк дәрәҗәсендә. Артык тыйнак булуларыннандырмы, әллә башка сәбәпме – һич аңламассың! Югыйсә  һәркемнең күңел түрендә үзенең беренче укытучысы турында күпме якты истәлек-хатирәләр саклана.
Һәм менә башлангыч сыйныф укытучылары өчен күптән көтелгән сюрприз-яңалык! Укытучылар һәм остазлар елында Россиядә беренче тапкыр башлангыч сыйныф мөгаллимнәре өчен «Беренче укытучы» дигән конкурс игълан ителә. Әлеге иҗади бәйгедә катнашу өчен теләге булган һәр башлангыч сыйныф укытучысы быелның 10 апреленнән 10 маена кадәр  теркәлү узарга тиеш.
«Беренче укытучы» Бөтенроссияя конкурсы ике этапта узачак. Беренче – сайлап алу туры читтән торып 15 майдан 30 июньгә кадәр аралыкта, ә финал өлеше 29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр узарга тиеш. Сайлап алу турында һөнәри осталыгыңны күрсәтүне күздә тоткан тест узарга, видеогариза тәкъдим итәргә, төркемдә эшли белүеңне күрсәтергә кирәк булачак. Финал катнашучыларны исә ачык дәресләр һәм матбугат конференцияләре көтә.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ