Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкалабыз «Тәмле Казан» фестиваленә әзерләнә

13–14 июльдә унынчы тапкыр «Тәмле Казан» гастрофестивалендә үткәреләчәк.

Быелгы фестивальнең үзенчәлеге – ул  гаилә пикнигы форматында үтәчәк һәм беренче тапкыр балалар гастрономия зонасы оештырылачак. Башкалада яшәүчеләрне һәм шәһәр кунакларын  «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгында  узачак бәйрәмгә чакыралар.  Бу турыда эшлекле дүшәмбедә туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова сөйләде.

Дарья Санникова билгеләп үткәнчә, быел «Казан» гаилә үзәге мәйданчыгында пикниклар өчен махсус зоналар булдырылачак.  Анда кунаклар өчен пледлар яки ятакларда тәкъдим ителәчәк. Бәлки, «Яшел фестиваль» практикасын кертү мәсьәләсе дә күздә тотылыр. Биредә чүп-чарны аерып җыю, файдаланылган материалларны эшкәртү һәм хәйрия акцияләре уздыру мөмкинлеген булдыру турында да сөйләп узды ул.

Фестивальдә  рестораннар һәм кафелар, фуд-трак хуҗалары, фермерлар, үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр, сувенирлар һәм халык сәнгать һөнәрләре товарлары җитештерүчеләр үз продукциясен сата алачак.  

Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров билгеләп үтүенчә,  10 ел эчендә фестивальнең җәйге программага керүе, зур аудиторияне җәлеп итүе очраклы түгел. Бүген әлеге чараның репутациясе шактый, ул җирле рестораторларны һәм җитештерүчеләрне генә түгел, ә безнең иң якын күршеләребезне дә җәлеп итәргә ярдәм итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ