Логотип Магариф уку
Цитата:

Башкортстанда Роберт Миңнуллинга багышланган бюст ачылды

Бу көннәрдә ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Башкортстан Республикасының Илеш районы Шәммәт авылында халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин бюсты ачылды.

Бюстны яшь скульптор, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин ясаган. Ул – шулай ук Роберт Миңнуллин йортында урнаштырылган мемориаль тактаның авторы да.

Бюст Шәммәт авылының төзекләндерелгән  мәдәният  йорты каршында урын алды. Мемориаль музей да биредә урнашкан.

Тантаналы чарада Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан күренекле әдәбият, сәнгать әһелләре катнашты.

Быел Роберт Миңнуллинга 76 яшь тулган булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ