Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ тапшыруга кагылышлы соравың бармы? Online-консультация – синең өчен

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт БДИ тапшыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча онлайн режимда консультация уздыра. Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары сораулар...

Мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт БДИ тапшыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча онлайн режимда консультация уздыра.


 Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары сорауларына мәгариф һәм фән өлкәсенә Күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов, аның урынбасары Анзор Музаев, Гомумбелем бирү сыйфатын бәяләү идарәсе башлыгы Юлия Егорова һәм федераль тестлаштыру үзәге директоры Сергей Пономаренко җавап бирәчәк.


 Online-консультация 8 апрель көнне Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр барачак. Сорауларны 8-800-555-72-73 телефоны, 2014ege@mail.ru электрон почтасы һәм Skype системасында ege-2014_1, ege-2014_2, ege-2014_3 адресы буенча бирергә мөмкин.


"Российская газета".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ