Бензин бәяләре арта
Кибетләрдә, базарларда ризык, көнкүреш кирәк-яракларының бәяләре никадәргә күтәреләчәген алдан беләсең килсә, ягулык салу станцияләрендә бензинны күпмедән сатуларына...
Кибетләрдә, базарларда ризык, көнкүреш кирәк-яракларының бәяләре никадәргә күтәреләчәген алдан беләсең килсә, ягулык салу станцияләрендә бензинны күпмедән сатуларына игътибар итеп бар. Анда бәяләрнең күтәрелеп торган чагы. Россия Энергетика министрлыгы мотор ягулыгына бәяләрнең үсүен биржа сатуларына бәйләп аңлата, әйтик, көзен бензинның уртача 13 процентка, дизель ягулыгының 9,5 процентка артуы ихтимал.
Росстат мәгълүматларына караганда, 7 августка илдә бензин бәясе ел башыннан уртача 5,5 процентка, аерым алганда, АИ - 92 ягулыгы – 5,4, АИ-94 – 5,7, АИ- 98 ягулыгы 5 процентка арткан.
Халыкта ягулыкка ихтыяҗ булган чакта, бәяләр үсүен йөгәнләрмен димә инде. Һәм бер өлкәдә бәя күтәрелү икенчесенә дә йогынты ясаячак. Йөк ташучы компанияләр дә безнең өстәлләргә ризыкларны үзләренә зыян китереп, бушка ташырга җыенмыйлар. Димәк, алга таба хезмәт хаклары һәм социаль түләүләрнең артуына гына өмет багларга кала.

Комментарийлар