Бер уйда, бер рухта
22 гыйнвар көнне «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары тышлык геройларын җыя. Журналларның тышлыгын бизәгән гаиләләр һәм мөгаллимнәр белән бергәләп, 2025 елга нәтиҗә ясалачак.
Белем һәм тәрбия бирүдә мөгаллимнәрнең, гаиләләрнең һәм матбугатның бердәмлеге – җәмгыятьнең ныклы нигезе. «Мәгариф» журналында республика мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән мөгаллимнәр, белем бирү оешмалары эшчәнлеге яктыртыла. «Гаилә һәм мәктәп»не исә милли гаилә кыйммәтләрен алга сөргән, традицияләр дәвамчыларын тәрбияли торган гаиләләр бизи.
Шулай ук чарада ел дәвамында ныклы хезмәттәшлек иткән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре һәм яңартылган редколлегиясе әгъзалары да катнашачак.
Тантаналы чарада редакциянең еллык эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалачак, уңышлы хезмәттәшлек өчен рәхмәт хатлары тапшырылачак.
Үткәрү вакыты: 22 гыйнвар, 2026 ел, 10.00 сәг.
Үткәрү урыны: «ТАТМЕДИА» АҖ, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, конференц-зал, 1 кат





Комментарийлар