Логотип Магариф уку
Цитата:

Беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе старт ала

2024 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча бөтен ил буенча беренче сыйныфка кабул итү кампаниясенең рәсми старты башланачак.

2024 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча бөтен ил буенча беренче сыйныфка кабул итү кампаниясенең рәсми старты башланачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге. Ата-аналар баланы мәктәпкә Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында яки тиешле төбәк порталында язып куя алалар. Гаризаны һәм кирәкле документларны шәхсән мәктәпкә бирү яки тапшыру турында хәбәрнамә заказлы хат белән җибәреләчәк. Беренче дулкын - 1 апрельдән дә соңга калмыйча мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче балаларны язу башлана. Шулай ук, беренче чиратта һәм өстенлекле кабул итү хокукына ия булучылар гариза бирә. Ташламаларга ия булучыларның тулы исемлеге Россия Мәгариф министрлыгы приказында һәм аңа кертелгән үзгәрешләрдә күрсәтелгән.

"Дәүләт хезмәте" порталында ата-аналар баланы мәктәпкә язу өчен гариза тутыра ала, черновик шәхси кабинетта сакланачак.

Баланы өй янәшәсендәге мәктәпкә яки аның абыйсы яки апасы укый торган урынга 30 июньгә кадәр язып куярга мөмкин. Башка теләсә кайсы мәктәпкә гариза бирү 6 июльдән башлана һәм 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча тәмамлана. Кабул итү  турындагы карар кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә кабул ителәчәк. Бу хакта хәбәр "Дәүләт хезмәте" порталында шәхси кабинетка, шулай ук укырга кабул итү турындагы гаризада күрсәтелгән почта яки электрон адреска киләчәк. Уку йортында буш урыннар калса, мәктәпкә баланы теркәү урыны булмаса да алалар.

Фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ