Бәрәңге төбәгендә
10 апрельдә «Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла Мари Эльнең Бәрәңге районында әдәбият сөючеләр белән күреште. Район башлыгы Әлфит Ибраев белән дә әтрафлы очрашу булды.Билгеле булга...
10 апрельдә «Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла Мари Эльнең Бәрәңге районында әдәбият сөючеләр белән күреште. Район башлыгы Әлфит Ибраев белән дә әтрафлы очрашу булды.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Ркаил Зәйдулла, Әлфит Ибраев, Рәдиф Сәгъди
Билгеле булганча, Бәрәңге төбәге асылда татар җире. Ләкин биредә татар әдәбияты һәм матбугаты әһелләре белән очрашулар сирәк була икән. Казанга артык ерак булмаса да, татар басмалары да килеп җитми диярлек. Сүз әдәби багланышларны яңарту, районда татар матбугатын тарату, «Гаилә һәм мәктәп» журналына әбунәчеләр җәлеп итү турында барды. Сөйләшүдә «Безнең мирас» журналы хезмәткәре, язучы Рәдиф Сәгъди катнашты.
Рәсемдә: (сулдан уңга) Ркаил Зәйдулла, Әлфит Ибраев, Рәдиф Сәгъди
Комментарийлар