Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйбыз!
9 Май — халкыбыз өчен иң кадерле, иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Бу көн — батырлык, ныклык, Ватанга тугрылык символы. Без бүген Бөек Ватан сугышы елларында илебезне саклап калган каһарманнар алдында баш иябез, фронтта һәм тылда хезмәт куйган һәркемгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан ихлас котлауларыбызны җиткерәбез!
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телибез. Батырларның даны мәңге онытылмасын, киләчәк буыннарга тынычлык һәм бердәмлек мирасы калсын!
Җиңү таңы
Күңел сыкрап куя яу кырыннан
Кайтмый калганнарны әйткәндә.
Ил солдаты! Исемең онытылмады –
Сының яши мәрмәр һәйкәлдә!
Еллар ерагая барган саен
Халкым барлый батыр улларын...
Ядкяр булып китапларга күчә
Улларының матур уйлары...
Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Гөлләр балкый утның нурында!
Җиңү алып кайтткан исемнәрне
Тапшырырбыз килер буынга!
Җиңү таңы кабатлана һаман
Исән калганнарга дан булып!
Бәйрәм көнен каршылыйбыз, дуслар,
Уртак шатлык, уртак җан булып!
Гөлнур Айзат





Комментарийлар