Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья «Туган тел» форумының пленар утырышы башланды

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья «Туган тел» форумының пленар утырышы башланды. Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларыннан 800 г...

Бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья «Туган тел» форумының пленар утырышы башланды. Форумга Россия Федерациясенең 28 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларыннан 800 гә якын татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шулай ук мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре чакырылган. Кичә кунаклар Арча районындагы мәгариф учреждениеләрендә булды.
Пленар утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Пленар утырышны башлап, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев укытучыларның халкыбызны әйдәп баручы көч булуын әйтте.
«Татар теле укытучылары – милләт сакчылары булырдай катлам. Милләт анасын тәрбияләү һәм ана телен сеңдерү буенча эш күпкырлы булачак. Монда ата-аналар җәмгыяте, балалар бакчасы, мәдәният үзәкләре, дәрестән соң тәрбия, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма җитәкчеләре, дини тәрбия, мәдрәсәләр, якшәмбе мәктәпләре бердәм эшчәнлек алып барганда, без татар гаиләсендә туган телне өйрәнүгә һәм милли тормышка кызыксындыру уята алачакбыз», – дип сөйләде ул.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ