Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөтендөнья яшьләр фестиваленә гаризалар кабул ителә

Бөтендөнья яшьләр фестивалендә Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 20 меңнән артык яшь активист катнашачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте. Бүген фестиваль дирекциясе...

Бөтендөнья яшьләр фестивалендә Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 20 меңнән артык яшь активист катнашачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте. Бүген фестиваль дирекциясе актив рәвештә гаризалар кабул итә. Бүгенгә Татарстаннан 3000 нән артык гариза һәм 1500 гә якын волонтерлардан гариза.
Халыкара фестиваль 2024 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатларыннан оештырыла. Фестиваль18–35 яшьлек галимнәр, IT — белгечләр, медиа һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, экологлар, эшмәкәрләр, спортчылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, инженерлар, туризм, авыл хуҗалыгы, агротехнологияләр, урбанизация һәм уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өлкәсендәге белгечләр, ирекле, волонтерлык һәм хәйрия оешмалары лидерларын катнашырга чакыра. Шулай ук 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләргә фестивальдә катнашу мөмкинлеге биреләчәк. «Мондый мөмкинлек фестиваль хәрәкәте тарихында беренче тапкыр бирелә. Россиядән 500 һәм чит илләрдән 500 кеше катнашу хокукына ия була ала»,– ди оештыручылар.
1 марттан 7 мартка кадәр фестивальнең беренче Сочида узуы көтелә. Ул үткәннән соң, катнашучыларның  бер атна дәвамында чит ил катнашучылары Россия төбәкләренә баруы планлаштырыла. Бөтендөнья яшьләр фестиваленең төбәк программасы 2024 елның 10–17 мартына билгеләнгән.  Фестивальдә катнашучылар  Россиянең 30 шәһәрендә, шул исәптән Татарстанда да булачак.
 
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ