Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген милләттәшебез Александр Матросовның бер гасырлык юбилее

Язмабызның башисемен күрүгә күпләрегез: “Рус исем-фамилиясен йөрткәч, нинди милләттәшебез булсын инде, әллә керәшенме икән?” – дип уйлап та куйгандыр. Тик сүзебез – Советлар Союзы Герое, яу кырында күкрәге белән дошман амбразурасын каплап, дан-шөһрәт алган татар егете Александр Матросов хакында.

Күпме гомер бу герой милләттәшебезне шул исем белән атап йөрттек. Бактың исә, Башкортстанның Учалы районындагы Кунакбай авылында туып үскән Шакирҗан Мөхәммәтҗанов булган икән ул. Бу мәсьәләгә беренче тапкыр эзтабар тарихчы Рәүф Насыйров 1988–1989  елларда “Совет Башкортстаны” газетасында басылган “Кайдан син, Матросов?”, “Мине “Матросов” дип атагыз...” дигән дулкынландыргыч язмаларында ачыклык кертергә талпынып карый. Соңрак шушы ук автор Уфадагы “Китап” нәшриятында рус телендә “Откуда ты родом, Матросов?” дигән китабын бастырып чыгара. Бу хакта эзтабар язучыбыз Шаһинур ага Мостафинның да “Яңа меңьеллык очыш” дигән китабыннан да күп мәгълүмат табарга мөмкин.
Ә инде Шакирҗан Мөхәммәтҗановның Александр Матросовка әйләнүенә килгәндә...

Гражданнар сугышында гарипләнеп кайткан, өстәвенә сукыр да булган, әмма бик тә җор сүзле, шаян табигатьле Юныс солдат гаиләсендә 1924 елның 5 февралендә туган Шакирҗан атлы бала була ул. Бу гаиләнең яшәү шартлары үтә дә авыр була. Ашау-эчү яклары да бик такыр. Аптырагач, Шакирҗан, 1934 елда ун яшендә авылны ташлап, читкә чыгып китә. Шуннан соңгы тормышы балалар йортларында, хезмәт колониясендә үтә. Казанда да калган аның эзләре...

Үтә фәкыйрьлектә яшәгән туган авылына кире кайтаруларыннан куркып, Шакирҗан үзенең туып үскән төбәген дә, чын исем-фамилиясен дә үзгәртергә мәҗбүр була. Кыскасы, матрос киеменә, матрос биюенә гашыйк егет Александр Матросовка әйләнә һәм соңыннан шул исем-фамилия белән бар җиһанга таныла да!..

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ