Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген – Олимпиада ачылышы. Карамый калмагыз!

Бүген – Олимпия хәрәкәте елъязмасына алтын хәрефләр белән кереп калачак тарихи көн: Кытай башкаласы – Пекинда 24 нче Кышкы Олимпия уеннары ачылышы була. Аны «Россия 1» телеканалы турыдан-туры кичке сә...

Бүген – Олимпия хәрәкәте елъязмасына алтын хәрефләр белән кереп калачак тарихи көн: Кытай башкаласы – Пекинда 24 нче Кышкы Олимпия уеннары ачылышы була. Аны «Россия 1» телеканалы турыдан-туры кичке сәгать 3 тә (15.00) күрсәтә башлый.
20 февральгә кадәр 17 көн буена һәркайсыбыз Олимпия уеннары шаукымында, хозурында яшәячәкбез әле. Шунысын да искәртик: Пекин каласы әлегә Олимпия уеннарының җәйгесен дә (2008 ел), кышкысын да үзендә уздырырга көч тапкан бердәнбер шәһәр санала.
24 нче Кышкы Олимпия уеннарында дөньяның 95 иленнән булган 4 меңнән артык спортчы 7 спорт төре (биатлон, бобслей, керлинг, тимераяк спорты төрләре, чаңгы һәм чана спорты, хоккей) буенча 15 дисциплинада 109 комплект медаль өчен көч сынашачак. Анда Россия данын 212 спортчы яклап чыгыш ясарга җыена. Аларның 109 ы – ир-ат, калганнары – хатын-кызлар. Аларнының сигезе – Татарстан вәкиле. Менә алар: Христина Мацокина (чаңгыда узышу), Данил Садриев (чаңгыда трамплиннан сикерү), Милена Быкова, Виктор Вайлд, Владислав Хадарин (сноуборд), Евгения Тарасова (фигуралы шуу) һәм Тимур Билалов белән Дмитрий Воронков (хоккей). Хоккейда җыелма команда составына Түбән Камада туып үскән сакчы Дамир Шәрипҗанов белән Бөгелмә   егете Артур Каюмов та кертелгән үзе. Тик аларның берсе – Омскиның «Авангард», икенчесе Ярославльнең «Локомотив» командалары составында чыгыш ясый. Тагын бер кызыклы факт: Пекиндагы Уеннарда «Ак барс» командасыннан барысы алты хоккейчы катнаша: югарыда телгә алынган Д.Воронков белән Т.Билаловтан кала тагын Джордан Уил, Марк Барберио, Джейсон Демерс – Канада, ә Стивен Кэмпфер АКШ җелма командалары составында уйнаячаклар.
Россия хоккейчылары төркем этабында 9 февральдә – Швейцария, 11 ендә – Дания, 12 февральдә Чехия командалары белән уйнаячак.
Шунысы аяныч: 2014 елда Сочида узган Олимпия уеннарындагы допинг шаукымы санкцияләре аркасында Россия спортчылары сигез елдан соң уза торган Пекин Олимпиадасында да әле Россия Олимпия комитеты командасы буларак кына чыгыш ясаячак. Шунлыктан җиңүчеләргә медальләр бирү тантанасында исә Россия гимны урынына композитор Пётр Чайковскийның фортепиано өчен язган концертыннан бер кисәк кенә яңгыраячак.
Тик шулай да Россия Олимпия комитеты җитәкчеләренең аппетиты зурдан: Кытай Олимпиадасында Россия спортчылары кимендә 30 медаль яуларга һәм медальләр саны зачётында 3 нче урынны алырга тиеш. Чагыштыру өчен: 2018 елда узган 23 нче Кышкы Олимпиадада Россия спортчылары, җәмгысы 17 медаль (тик аларның икесе генә алтын медаль иде) яулап, бары 13 нче урынны гына алганнар иде.
Быелгы Олимпиадада алтын медаль яулаучыларга Россия хөкүмәте 4 миллион сум,  көмеш медаль ияләренә 2,5 миллион, бронза медаль ияләренә 1, 7 миллион сум акча бирергә вәгъдә итте.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ