Бүген рус теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне билгеләячәкләр
3 июньнән 6 июньгә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында рус теле көнен бәйрәм итү кысаларында туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен ру...
3 июньнән 6 июньгә кадәр Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында рус теле көнен бәйрәм итү кысаларында туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиада узачак.
Олимпиада рус теле белән кызыксынуны арттырырга, аның матурлыгын тоярга, шулай ук аның барлыкка килү тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирүче уникаль чара булып тора.
Шул ук вакытта олимпиада филологик грамоталылыкны камилләштерүнең нигезе һәм илнең әйдәп баручы югары уку йортларының әлеге юнәлештәге факультетларына керү өчен платформа да булып тора.
Олимпиада биремнәрен балалар ике турда: телдән һәм язма рәвештә башкара. Катнашучыларны компетентлы жюри бәяли.
Балаларны мавыктыргыч мәдәни программа да көтә. Алар «Казан Кремле» һәм «Зөя утрау-шәһәрчеге» дәүләт тарихи-архитектура сәнгать музей-тыюлыкларында, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була, Казанның матурлыгы белән таныша, шулай ук Александр Сергеевич Пушкин исеме белән бәйле истәлекле урыннарны карый алачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар