Булачак гроссмейстерлар көч сынаша
Шахмат осталарына гроссмейстер исемен бирүне узган гасырның илленче елларында рәсмиләштерделәр. Элек булса аны, беренчеләрдән булып, Хосе Раул Капабланкага бирерләр иде, мөгаен. Чөнки, ул, бала...
Шахмат осталарына гроссмейстер исемен бирүне узган гасырның илленче елларында рәсмиләштерделәр. Элек булса аны, беренчеләрдән булып, Хосе Раул Капабланкага бирерләр иде, мөгаен. Чөнки, ул, бала чакта ук иң сәләтле шахматчы буларак таныла һәм әле дә яшьләрне рухландырып тора. Дөньяның иң яшь гроссмейстеры титулын әлегә Россияле Сергей Карякин саклап тота, ул бу исемгә төгәл 12 яшь тә 7 ай тулганда ия булган иде. Һинд малае Гукеш Доммараджу аңардан 17 көнгә калыша.
Яшь буын шахматчылар арасында да югары үрләр яуларга теләүчеләр меңләгән, һәркайсы кемгә булса да тиңләшергә тели, осталыгын чарлый. Бу көннәрдә Казан шахмат мәктәбендә якташыбыз, танылган тренер Валерий Яндемиров истәлегенә үткәрелгән Россия кубогына шахмат буенча этап ярышлары моңа бер дәлил булды. Анда илнең 24 төбәгеннән килгән 9–15 яшьләрдәге 435 шахматчы малайлар һәм кызлар катнашты. Татарстаннан Алисә Йосыпова, Альберт Мөхәммәтҗанов, Мәрьям Нагаева, Алим Вафин, Азалия Мифтахова, Фирүзә Нәбиева кебек гроссмейстер булырга омтылып ярышучы талантлы шәкертләрнең уңышы аеруча сөендерә.
Шунысын да әйтик: Валерий Яндемиров гроссмейстер титулына 34 яшендә, ә аның шәкерте Рамил Хәсәнгатин 21 дә ия булды.

Альберт ЗАҺИРОВ
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
«Яз гүзәлен» сайлар чак
Ниһаять, югары уку йорты студентлары арасында 12 нче тапкыр үткәрелүче «Яз гүзәле – 2021» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы да якынлашты. Быел Казан шәһәренең 8 югары уку йортында белем алучы 10 к...

Ниһаять, югары уку йорты студентлары арасында 12 нче тапкыр үткәрелүче «Яз гүзәле – 2021» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы да якынлашты. Быел Казан шәһәренең 8 югары уку йортында белем алучы 10 кыз финалга чыкты. «Яз гүзәле» исемен кем яулар? Үз-үзеңне презентацияләү, кулинария һәм интеллектуаль, «милли костюм», «иҗади конкурс» этапларында кем көчлерәк, сөйкемлерәк булыр?
«Бу бәйгенең башка бәйгеләрдән үзенчәлеге шунда: Татарстаныбызда туган тел татар телен өйрәнү проблемасына күп көчләр куела. Шул максаттан төрле проектлар чыгып, чаралар үткәрелеп тора. «Яз гүзәле» дә – шундый проектларның берсе. Бәйге, һичшиксез, татар телен саклау һәм популярлаштыруга, яшьләрдә патриотик хис уятуда үз өлешен кертәчәк. Быел катнашучылар да көчлерәк булыр, студентлар бәйгесе югары дәрәҗәдә узар, даны тагы да күтәрелер дигән өмет бар», – дип сөйләде РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев «Татар-информ» пресс конференциясендә.
Җиңүче кыз 2021 елның 7 апрелендә билгеле булачак. Иң күп балл җыйган катнашучы «Яз гүзәле» исеменә лаек дип табылачак. Бәйгедә «Халык номинациясе» дә каралган. Һәркем үзенең конкурста ошаган катнашучысы өчен тавыш бирә ала.
Бәйгене оештыручылар «әлеге зур чара башка бәйгеләргә охшамаган. Гаҗәп матур, милли бәйге. Үз күзең белән күрү кирәк» дип вәгъдә итә. Димәк, 7 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният йортында 17.00 сәгатьтә очрашканчыга кадәр.

Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар