Логотип Магариф уку
Цитата:

«Чәкчәк» татар яшьләр оешмасына 10 яшь

Пермь «Чәкчәк» татар яшьләр оешмасының 10 еллыгын билгеләп үтте.

Пермь краеның «Чәкчәк» татар яшьләре төбәк иҗтимагый оешмасының юбилеена багышланган тантаналы кичә узды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтенә сылтанып хәбәр итә.

Узган 10 ел «Чәкчәк» татар яшьләр оешмасы өчен активлык һәм казанышлар чоры булды. Татар мәдәниятен саклау һәм пропагандалауда, шулай ук яшь буынны актив һәм иҗади лидерлар формалаштыруда зур эш башкарылды. Бу вакыт эчендә оешма бик күп кызыклы проектларны гамәлгә ашырды, яшьләр тормышының төрле өлкәләренә кагылган чаралар уздырды.

Тантаналы чара кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин катнашты. Оешманың актив катнашучыларына Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ