Логотип Магариф уку
Цитата:

Чираттагы мескен һәйкәл булмасын!

Бүген «Татар информ» мәгълүмат агентлыгында Тукайның «Туган тел» шигыренә куелачак һәйкәл турында әнә шундый сүзләр әйтелде. Язучылар һәйкәлне зур һәм мәгърур итеп эшләргә кирәк дигән фикердә.«Ябык ко...

Бүген «Татар информ» мәгълүмат агентлыгында Тукайның «Туган тел» шигыренә куелачак һәйкәл турында әнә шундый сүзләр әйтелде. Язучылар һәйкәлне зур һәм мәгърур итеп эшләргә кирәк дигән фикердә.

«Ябык конкурска унике эш килде. Әмма эскизларның берсе дә куелырга лаек түгел дигән карар чыкты. Конкурс комиссиясендә үк шундый тенденция сизелде. Ул Тукайның «Туган тел»енә һәм, гомумән, татар теленә генә багышланырга тиеш түгел, диләр. Масштаблы фикер йөртүчеләр бар бит инде, алар – гомуми туган телгә композиция ясау тарафдарлары. Шундый фикер йөртүчеләр безнең өлкән буын татар шагыйрьләре арасында да бар. Һәйкәлгә карап, без халкыбызның үткән юлын, тарихын күз алдына китерергә тиеш. Күңелдә горурлык хисе уянырга тиеш. Бу инде фигуралар бастырып кую гына түгел. Монда киң масштаблы философ рәссам-скульпторлар кирәк», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла.

«Бу идея минем күңелемдә җиде ел яши. Скульпторларның күбесе чираттагы Тукай һәйкәлен ясаган. Мин бит үз идеямне тәфсилләп сөйләгән идем. Бу – Тукайның «Туган тел» шигыренә скульптур композиция. Беркемгә дә аңлашылмаган һәйкәл ясап куймагаек, дип борчылам», – диде әлеге һәйкәлнең идея авторы, күренекле шагыйрь Зиннур Мансуров.
Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина фикеренчә, «Туган тел»гә багышланган композициядә Тукаебыз үзе дә булыра тиеш.

Конкурста катнашкан Чаллы рәссамы Факил Гайфетдинов очрашуга үзенең эскизын да алып килгән иде. Ркаил Зәйдулла әйтүенчә, бу 12 эш арасыннан иң уңышлысы. Ул лалә чәчәге рәвешендә ясалган, тирә-юнендә баласын җитәкләгән ата һәм сабыена китап укыган ханым сыннары да бар. Язучыларның күбесе әлеге композицияне ошатулары турында әйтте, әмма тулыландырып эшләп бетерергә кирәк дигән фикерләрен җиткерде.
Күренекле язучы Ләбиб Лерон: «Бездә мескен һәйкәлләр күп булды инде. Бусы бер һәм берәгәйле булып, ерактан ук бар кешегә күренеп торучы, халкыбызның тарихын чагылдыручы гүзәл сәнгать әсәре иҗат ителсен иде», - дигән теләген җиткерде. Аның фикеренчә, лалә чәчәге ачыла һәм ябыла торган итеп эшләнсә, килгән туристларны аеруча да үзенә җәлеп итәр иде.
Шагыйрә Нәҗибә Сафина шушы һәйкәл аша татарның уртак символын булдырырга һәм аны татарлар яши торган бар төбәктә дә урнаштырырга тәкъдим итте.
Моннан тыш фикер алышуда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Фәрит Уразаев, язучылар Вахит Имамов, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, рәссамнар Факил Гайфетдинов, Мөдәррис Минһаҗев һәм башка каләм әһелләре, әлеге темага битараф булмаган кешеләр катнашты

Фәния Лотфуллина


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ