Логотип Магариф уку
Цитата:

«Чүт-чүт беләм»гә калмасын

Салкын март иртәсе... Урамда әкрен генә йомшак кар ява. Берән-сәрән генә болыт арасыннан карап алган кояш янәдән күк йөзеннән югала. Шулай көттереп һәм зарыктырып кына җир йөзенә яз килә. Хәерле язлар...

Салкын март иртәсе... Урамда әкрен генә йомшак кар ява. Берән-сәрән генә болыт арасыннан карап алган кояш янәдән күк йөзеннән югала. Шулай көттереп һәм зарыктырып кына җир йөзенә яз килә. Хәерле язлар килсен иде дөньябызга!

Кар сибәләп торган бу салкынча язгы иртә ирексездән 5 ел элек булган ноябрь көнен искә төшерде. «Мәктәпләрдә татар теле сәгатьләрен кыскарталар икән, мәҗбүри булмаячак, сайлау иреге булачак»  дигән шомлы сүзләр белән башланды 2 нче чирек ул вакытта. Шулай итеп, рәсми булмаган 2017 елгы  инкыйлаб телебез язмышын ике-өч атна эчендә хәл итте дә куйды. Укытучылар зар елады ул вакытта, күпме белгечләребез эшсез калды. Кайчандыр канатланып, мәктәптә укучыларга ана телемне өйрәтәчәкмен дип, югары уку йортларында биш ел белем алган зыялы укытучылар бик читен хәлгә төштеләр. Ә эш урыннары сакланучылар, әти-әниләргә ана телебезнең мөһимлеген аңлатырга, туган тел дигән графада татар теле дип язуны үтенергә мәҗбүр булдылар. Шөкер, әти-әниләр арасында да бу үзгәрешләр белән риза булмаучылар табылды. Алар ул көннәрдә мәгариф системасының бер таянычы булдылар. Ләкин, кызганыч, андый ата-аналар барыбер сирәгрәк шул.
Бәлки, башка милләт халкына безнең телебез кирәкмидер дә, моны аңлавы кыен түгел. Моңа үпкәләп тә, ачуланып та булмый. Алар хаклы. Шулай булса да туган тел дип татар телен сайлаучы руслар да шактый. Алардан төрле җавап ишетергә туры килә: «Без татарлар янында яшибез, телләрен белергә кирәк», «Татарстанда ике дәүләт теле», «Телләр белү зиһен өчен файдалы» һәм башкалар. Тик менә татар ата-аналарының ваемсызлыгына, үз милләтләренә, телләренә карата булган салкын  мөнәсәбәтләренә  күңел әрни. Анысына да түзә укытучы халкы.

Укытучылар алдына яңа максат һәм бурычлар куелды. Туган татар теле дәресләре искиткеч кызыклы, мавыктыргыч һәм күңелле булырга тиеш. Бу урында Мәгариф һәм фән министрлыгына, хакимиятебезгә рәхмәт. Тиз арада күп кенә дәреслек, укыту-методик комплектлары,  төрледән-төрле сайтлар эшләнелде. Алар бихисап. Ләкин шулар янына кечкенә генә, ләкин күп мәгъ-
нәне үз эченә алган бер сүз җитми. Ул да булса, ИХТЫЯҖ. Халыкта татар теленә ихтыяҗ калдымы? Тагын кая кирәк ул моңлы, камил, аһәңле татар теле? Менә бу мәсьәләне чишеп бетерәсе бар әле.
Шушы уйларга җылынып, инде яңача эшләргә җайлашып беттем дигәндә генә, кесә телефоным шалтырый: «Хөрмәтле укытучы, сезне 3 «Д» сыйныфындагы Сәлимгәрәева Ясминәнең әнисе борчый.  Кызыма бик бәйләнмәгез инде,  без өйдә татарча сөйләшмибез, бераз йомшаграк булыгыз-
чы», – ди чыбыкның теге башындагы таләпчән тавыш иясе. Күп вакыт үтми, телефонга икенче бер сыйныф җитәкчесеннән смс килеп ирешә: «Минем сыйныфтагы Әмирханның әтисе шалтыратты, алар да без сораганга гына татар телен сайлаган бит...»
Менә әкәмәт! Кайчаннан башлап ата-аналар укытучыларны ничек эшләргә, нинди ысул һәм алымнарны кулланырга, үз-үзеңне балалар белән ничек тотарга өйрәтә башлады? Кайсы урында нинди хата җибәрелгән? Югары уку йортында ничә ел укып чыккан мөгаллимнәрне ниш-
ләп хәзер ата-аналар өйрәтә соң? Нишләп татар ата-аналары башка телне  сайлый? Ә балалар ничек итеп икенче төркемдә утырганын аңламый да кала. Башка дәресләрдә дә эшләргә кирәк. Минем белән саф татар телендә сөйләшүче ата-ана баласы белән вата-җимерә башка телдә сөйләшә. Беренче сыйныфка укырга килгән балалардан: «Татарча беләсеңме?» – дип сорагач, өйрәтеп куйган кебек бер җөмләне кабатлыйлар: «Чүт-чүт беләм». Шушы ике сүз университетта олпат галимнәребездән  өйрәнгән камил ана телебезнең фонетикасын да, синтаксисын да арткы планга күчереп куя. Монда нульдән башлап эшләргә, 10–15 сүздән артык сүз белмәгән саф татар баласын татарча сөйләшергә, җавап бирергә өйрәтергә кирәк.
Сабырлыгымны җыеп, булган хәлләрне хезмәттәшләремә сөйлим, чордашларым белән уртаклашам. Татар теленә генә кагылмый икән бу вазгыять, башка предметлардан да укучыларның кызыксынулары түбән икән. Бәлки, телебезне сайлау хокукы аларның, гомумән, белемгә булган  карашларын үзгәрткәндер – билгесез.
Озын сүзнең кыскасы шул, хөрмәтле әти-әниләр! Укытучы эшчәнлегенә сез  бераз йомшаграк булсагыз иде! Үз телегезне, үз милләтегезне үз кулларыгыз белән артка чигереп куймагыз. Үзегез матур итеп сөйләшергә өйрәнгәнсез, әби-бабаларыбыздан  изге әманәт булып килгән  ана телен йөрәк парәләрегез булган сабыйларыгызга да тапшырыгыз. Балаларыгызны бу зур бүләктән, гасырлар кичеп килгән изге әманәттән мәхрүм итмәсәгез иде. Үзегезнең хәлегездән килмәсә, һичьюгы укытучы эшчәнлегенә комачауламагыз. Аннары шуны да аңларга кирәк, татар телен белгән кеше өчен башка төрки телләрне аңлау бер дә кыен түгел. Тел белгән укучылар алдында киләчәктә шактый юллар ачылырга мөмкин. Уйланыгыз, җитәкчеләребезне һәм мөгаллимнәребезне ишетегез! Хәтта чит тел буларак кергән инглиз, немец, француз телләре дә туган телләр кебек, сайлау-сайлану хөкеменә дучар ителмәгән. Балагызга һәрдаим терәк булып, мәктәп белән берлектә эшләсәк, нәтиҗәләребез, һичшиксез, югары булачак. Дус булыйк, тату яшик! Бердәмлектә көч, дигән бит бабаларыбыз да.

 Ләйсән ШӘРӘФЕТДИНОВА


Казандагы 114  нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Фотолар автор архивыннан


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ