Дәүләт автоинспекциясе Татарстан балаларын питбайклар сатып алмаска чакыра
Моңа җитди нигез бар: быел җәй буена квадроцикл һәм питбайк руле артында кимендә 20 балигъ булмаган бала зыян күргән.
Җәй башыннан 22 «узышчы» имгәнгән. Татарстан Прокуратурасы һәм Дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны балаларына питбайклар сатып алмаска чакыра. Моңа җитди нигез бар: быел җәй буена квадроцикл һәм питбайк руле артында кимендә 20 балигъ булмаган бала зыян күргән.
Республика балалар клиник хастаханәсендә аңлатуларынча, 11 балигъ булмаган бала хастаханәгә озатылган, хәзерге вакытта ике бала дәвалана. Бер бала тернәкләндерү уза, икенче бала бик авыр хәлдә реанимация бүлегендә дәвалана. Ел башыннан республика территориясендә питбайкларда һәм квадроциклларда яшь «узышчылар» катнашында 13 авария теркәлгән. Ике яшүсмер өчен питбайк белән мавыгу һәлакәт белән тәмамланган Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Комментарийлар