Логотип Магариф уку
Цитата:

«Демография» проекты ярдәмгә килә

Әлеге илкүләм проектның «Мәшгульлеккә ярдәм итү» дигән төбәк проекты буенча яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында яшь балалы хатын-кызлар (4,8 мең кеше) һәм 50 яшьлекләр, һәм пенсия алды яшендәгеләр дә (2,4 мең кеше) бар. Яңа һөнәрләр үзләштергәннәрнең 84 проценты эшкә урнаша икән.

Тормыш булгач, кыскартылуга эләгеп, эшсез дә калырга яисә яшьли сайлаган  һөнәрең тора-бара күңелеңә ятмыйча, башкасын үзләштерү теләге дә туарга мөмкин. Шундыйларның мәнфәгатен күздә тотып, Россиядә 2019 елда гамәлгә куелып, 2024 елгача «Демография» илкүләм проекты булдырылган иде. Ул үзалдына, 50 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләрнең, өч яшькә кадәрге баласы булган хатын-кызларның, мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән эшсезләрнең, якын арада кыскартылуга эләгү куркынычы янаган кешеләрнең мәнфәгатен кайгыртып, аларны икенче һөнәргә укыту максатын куя. Татарстанда әлеге проект шактый уңышлы эшләп килә. Әйтик, узган 2023 елда республикабызның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте 12 меңгә якын кешенең һөнәри белем алуын оештырган, шул исәптән эшсез калган 2300 кешене дә укытып чыгарган.  


Әлеге илкүләм проектның «Мәшгульлеккә ярдәм итү» дигән төбәк проекты буенча яңа һөнәр үзләштерүчеләр арасында яшь балалы хатын-кызлар (4,8 мең кеше) һәм 50 яшьлекләр, һәм пенсия алды яшендәгеләр дә (2,4 мең кеше) бар. Яңа һөнәрләр үзләштергәннәрнең 84 проценты эшкә урнаша икән.  


IT, программалаштыру, менеджмент, маркетплейслар, дизайн һәм башка өстәмә белем алу өчен иң популяр юнәлешләрдән санала.


2024 елдан бүтән категория гражданнарга, аерым алганда, инвалидларга һәм хезмәт базары өчен өстенлекле юнәлешләр буенча эшкә урнашырга теләк белдерүчеләргә дә өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлеге тәкъдим ителә. Шулай ук өч яшькәчә сабыйны караучы һәм бала карау буенча отпускта булган әнисе генә түгел, баланың әтисе, опекуны яки башка туганы да укый ала.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ