Дүрт метрлы кырпы балыгын күреп кал
Бүген Татарстан Милли музеенда музей ачылуның 128 еллыгына багышлап «Табигый реликвияләр» дип аталган күргәзмә ачыла һәм ул 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.–Күргәзмәдә 128 әйбер т...
Бүген Татарстан Милли музеенда музей ачылуның 128 еллыгына багышлап «Табигый реликвияләр» дип аталган күргәзмә ачыла һәм ул 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
–Күргәзмәдә 128 әйбер тәкъдим ителә. Араларында Кызыл китапка кертелгән кошларны һәм хайваннарны күрергә була. Уникаль колибри тупланмасы яки музейга император сараеннан бүләк ителгән зубр чучелосы ( ул 1905 елда Беловежский пущада патша авында тотылган соңгы зубрларның берсе булган), – дип ачыклык кертә ТР Милли музееның табигый тарих бүлеге мөдире Марина Новикова.
Күргәзмәнең үзәк экспонаты, берсүзсез, 960 кг авырлыктагы һәм 4 метрдан артык озынлыктагы кырпы балыгының таксидермик скульптурасы. Гигант балык чучелосы XX гасыр башында Санкт-Петербургның Зоология музеенда ясалган. Казанга ул Император Николай II боерыгы буенча бүләк ителә.
Шул вакыттан бирле әлеге кырпы балыгы музейның табигый тарих бүлеге экспозициясендә үзәк урынны биләп тора. Күргәзмә залларында урын җитмәү сәбәпле, 1980 еллар уртасына кадәр кырпы балыгы залның түшәм гөмбәзенә чылбыр белән эленеп тора.
Марина Новикованың әйтүенә караганда, 2000 еллар башында кырпы балыгы чучелосын реставрацияләп кабат күргәзмәгә куелгач, бер атна эчендә генә дә музейга халык меңәрләп агылган.
Күргәзмәгә килүчеләр төньяк болан, росомаха, леопард, король фазаны, ал фламинго, шлемлы казуар һәм Евразия, Африка, Төньяк һәм Көньяк Америка, Австралия фаунасының төрлелеген күреп таң калачак. Кашалот, кит тешләре, Африка страусы һәм нанду страусы йомыркаларын да тагын каян күрер идең! Экспонатларның шактые 20 еллап күргәзмәләрдә күрсәтелмәгән булган.
Расиха ФАИЗОВА

Комментарийлар