Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел студенты» XIX республика премиясенә кем лаек булыр?

Унтугызынчы тапкыр уздырылучы «Ел студенты»  XIX республика премиясенә  гаризалар кабул итү бара. Оештыручылар республиканың югары уку йортында белем алган студетларны  20 номинациянең берсендә катнаш...

Унтугызынчы тапкыр уздырылучы «Ел студенты»  XIX республика премиясенә  гаризалар кабул итү бара. Оештыручылар республиканың югары уку йортында белем алган студетларны  20 номинациянең берсендә катнашырга чакыра. Гаризаларны 10 ноябрьгә кадәр Студентлар Лигасы сайтында https://ligastudentov.com сылтамасы буенча юлларга мөмкин.
Премияне оештыручылар –Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Ректорлар советы ярдәме белән «Татарстан Республикасы Студентлары лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы.
Премия талантлы укучыларга ярдәм итү, аларның кызыксынуын арттыру , студентларның үзидарәсен үстерү һәм студентларның иҗади, фәнни, спорт һәм социаль активлыгын көчәйтү максатларыннан оештырыла.
Быел премияне 4 этапта уздыру планлаштырыла.
I этап –  премиядә катнашу өчен гаризалар кабул итү 20 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр узачак;
II этап -  «Читтән торып катнашу этабы» - гаризаларны карау: 11 ноябрь-28 ноябрь;
III этап – «Турыдан-туры катнашу этабы» - студентларның үз казанышлары һәм тәҗрибәләре турында презентациясе: 4 – 19 декабрь;
IV этап бүләкләү тантанасы премиягә йомгак ясау: 25 гыйнвар.
Премиянең популярлыгы елдан-ел арта. Башка елларда 400 дән артык студент  катнашкан.
Татарстан Республикасы Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов сүзләренә караганда, премиянең җиңүчесенә «Алгарыш» Татарстан Республикасы хөкүмәтенең грант ярдәме программасы буенча дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеге биреләчәк.
Катнашучылар  «Елның студентлар үзидарәсе органы», «Елның студентлар тулай торагы советы», «Елның студентлар фәнни оешмасы», «Елның студентлар иҗат клубы», «Елның студентлар иҗат коллективы», «Елның студентлар спорт клубы», «Елның студентлар медиасы», «Елның студентлар проекты», «Елның студентлар оешмасы», «Елның патриотик берләшмәсе» коллектив номинацияләре буенча һәм  «Ел старостасы», «Ел интеллекты», «Ел эшкуары», «Елның иҗади шәхесе», «Ел спортчысы», «Ел Медиачысы», «Елның чит ил студенты», «Ел волонтеры», «Ел җәмәгатьчесе», шулай ук «Татарстан Республикасы Ел студенты-2023» премиясенә, индивидуаль номинацияләр буенча гариза җибәрә ала.

Таңсылу Габидуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ