Логотип Магариф уку
Цитата:

«Елның иң яхшы яшь укытучысы бәйгесе»нә катнашырга ашык

Биредә югары уку йортлары укытучылары катнаша ала.

«Елның иң яхшы яшь укытучысы - 2024» икенче республика конкурсына гаризалар бирү кампаниясе дәвам итә. Биредә минималь эш стажы ике ел һәм фәнни-тикшеренү эшендәге казанышлары булган 35 яшькә кадәрге Татарстан югары уку йортлары укытучылары катнаша ала. Оештыручылар гаризаларны 31 октябрьгә кадәр кабул итә. 

Татарстан Рәисе ярдәмчесе, бәйгенең эксперт комиссиясе рәисе Альберт Гыйльметдинов яшь белгечләргә бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска өнди.

- Республика Рәисе карары белән иң яхшы укытучыга беренче премия –  500 мең сум, икенче урынга – 350 мең сум, өченче урынны алучыга – 250 мең сум каралган, - дип сөйләде ул.

Быел бәйге икенче тапкыр оештырыла. Инде йөздән артык гариза килгән. Таләпләр буенча катнашучылар үз-үзе турында иҗади видео яздырырга, кейслар чишәргә, шулай ук үз предметы турында 20 минутлык фәнни-популяр лекция укырга тиеш. Финалга узучылар ассессментта катнашачак. Шулай итеп алар үзләренең осталыкларын һәм күнекмәләрен тикшерә алачак. Катнашучыларны академик өлкәдән ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгарифне үстерү институты, Татарстанның узган еллардагы иң яхшы укытучылары һәм галимнәре бәяләячәк.

Узган ел 150 катнашучы арасыннан 15 финалист сайлап алынды. Татарстанның иң яхшы яшь укытучысы булып КНИТУ профессоры Юлия Тимошина танылды. "Әлеге конкурс нәтиҗәсендә аның язмышы җитди үзгәрде, ул «югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университетыннан тәкъдим алды, хәзер анда ул лаборатория үзәге мөдире булып эшли», –  дип сөйләде Альберт Гыйльметдинов.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ