Логотип Магариф уку
Цитата:

«Елның иң яхшы яшь укытучысы» конкурсына гариза бирү кампаниясе башланды

Гаризалар 31 октябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә.

Татарстан югары уку йортлары педагоглары өчен үткәрелүче   «Елның иң яхшы яшь укытучысы — 2024» Республика конкурсының икенче сезонына гариза бирү кампаниясе старт алды. Гаризалар 31 октябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә. Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе патронажы астында уза  һәм «Мәгариф» милли проекты максатларына туры килә. Министрның беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина конкурс турында якынрак таныштырып: "Конкурс – Республикабызның яшь педагоглары өчен мөһим ярдәм чарасы. Конкурс призлы урын өчен көрәш кенә түгел, яңа танышулар, тәҗрибә уртаклашу, төрле мастер-классларда катнашу да ул. Проектның күңелле бонусы – конкурста җиңүче 500 мең сум ала, икенче урында – 350 мең сум, өченчедә – 250 мең сум», диде. Конкурс читтән торып һәм көндезге форматта узачак. Катнашучыларга төрле талантларны һәм компетенцияләрне күрсәтергә туры киләчәк.

Әйтик, презентацияле иҗади видео тәкъдим итәргә, укытучылар кейсын хәл итәргә, үз предметы турында 20 минутлык фәнни-популяр лекция үткәрергә. Үз потенциалыңны яхшырак белергә, күнекмәләреңне һәм сәләтләреңне бәяләү максатыннан читтән торып уку этабын сайлап алган укытучылар өчен ассесментта үткәрелер дип көтелә.

Моннан тыш конкурста фәнни-тикшеренү эшчәнлегендәге казанышлары һәм югары уку йорты чараларында, муниципаль, региональ яисә федераль программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда катнашу тәҗрибәсе булган  35 яшькә кадәрге ТР югары уку йортлары мөгәллимнәре дә катнаша ала. Акчалата приздан тыш, конкурста җиңүче Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервына кертеләчәк һәм һөнәри эшчәнлегендә ярдәм алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ