Фән һәм җитештерү тармагы хезмәттәшлеген арттыру
Бүген КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды.
Көнүзәк мәьәлә – фән һәм җитештерү тармагы арасындагы хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру.
КФУның А.М Бутлеров исемендәге химия институты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган фәнни проектлар турында институт директоры Марат Җиһаншин сөйләде. Аның әйтүенчә, химия институты дөнья дәрәҗәсендәге җиһазлар белән җиһазландырылган, бу фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлек бирә. Хәзерге вакытта институт хезмәткәрләре эшли торган өстенлекле проектлар арасында Марат Җиһаншин нефть химиясе һәм нефть эшкәртү өчен гетероген катализаторларны, шулай ук алар нигезендәге суперконструкцион полимерлар һәм композитларны аерып күрсәтте. Инновацион матдәләр һәм материаллар турында сөйләгәндә институт директоры әйтүенчә, Казан галимнәре япон галимнәре һәм РИКЕН корпорациясе белән берлектә кешенең яман шеш күзәнәкләрен күрергә мөмкинлек бирә торган матдә эшләгәннәр, бу операция вакытында шешне алганнан соң берничә минут эчендә алынмый калган яман шеш күзәнәкләрен күрергә мөмкинлек бирә. Марат Җиһаншин әйтүенчә, бу зарарланган тукымаларны лаборатор тикшеренү нәтиҗәләрен көтмичә, шунда ук алырга мөмкинлек бирә.
КФУның «Кече тоннажлы химия технологияләре» технологик паркында 2026 елда «Приоритет – 2030» программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән катализаторлар фабрикасы турында мәгълүматны технопаркның баш фәнни хезмәткәре Александр Ламберов тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, фабрика эше химия, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгатендә гетероген катализаторлар эшләүгә һәм аларны сәнәгати кулланышка кертүгә, лаборатория технологияләрен киңәйтүгә һәм нефть химиясе һәм нефть эшкәртү катализаторларының аз тоннажлы партияләрен җитештерүгә юнәлдерелгән.
Казан федераль университеты галимнәре гетероген катализаторлар җитештерү өлкәсендә Татарстанның әйдәп баручы предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итә. «СИБУР» ҖЧҖ директоры урынбасары Анастасия Бабина КФУ белән уртак проектларның конкрет нәтиҗәләр китерүе хакында әйтте. «Без бергәләп технологияне КФУның «Катализаторлар фабрикасы» цехларында эшләдек һәм киңәйттек һәм «Түбән Кама Нефтехим»да кулланышка кертелгән реаль катализаторлар җитештердек», – дип белдерде ул.
Моннан тыш, Анастасия Бабина предприятиенең республиканың башка югары уку йортлары – Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ) һәм Иннополис Университеты белән багланышлары турында әйтте, аерым алганда, мәгариф программалары өлкәсендә.
КФУның «Кече тоннажлы химия технологияләре» технопаркында кече тоннажлы химия технологияләре өлкәсендә фән һәм җитештерүчеләрнең уртак эшчәнлеге яхшы нәтиҗәләр бирә. Шулай ук «Тасма» фәнни-җитештерү предприятиесендә республика югары уку йортлары белән үзара хезмәттәшлек җайга салынган.
Бу нисбәттән фикер алышу кысаларында предприятие җитәкчеләре һәм галимнәр фәндә кадрлар кытлыгы, һәм максатчан укыту системасын торгызу, югары уку йортын тәмамлаган соң яшь белгечне эшкә билгеләү зарурлыгы турында сөйләштеләр.
Парламентарийлар Ирина Терентьева, Илшат Әминов һәм Айрат Зарипов шулай ук яшь галимнәрнең республика өчен сәнәгать проектларын эшләүдә катнашуы, мәктәп укучыларын фәнгә җәлеп итү һәм санкцияләр шартларында технологик суверенитетны тәэмин итү мәсьәләләрен күтәрделәр.
Утырышка йомгак ясап Айрат Зарипов бүген яңгыраган мәгълүмат Дәүләт Советының барлык депутатларына җибәреләчәген әйтте. «Безнең Комитет әгъзалары бу мәсьәләләрне өй эше итеп үзләренә алдылар. Илнең алгарышы өчен чишелеш юлларын бергәләп табарбыз дип ышанам», – диде ул.
Бүген шулай ук депутатлар КФУның «Кечкенә тоннажлы химия технологияләре» технологик паркында булдылар.
Чыганак һәм фотолар – ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.





Комментарийлар