Логотип Магариф уку
Цитата:

Фән һәм югары белем министры Россиядә бакалавриат һәм магистратура калачак дип белдерде

Бакалавриат һәм магистратура Болон системасыннан чыкканнан соң да Россия югары уку йортларында калачак. РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков «Коммерсантъ» газетасына биргән интервьюсында шу...


Бакалавриат һәм магистратура Болон системасыннан чыкканнан соң да Россия югары уку йортларында калачак. РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков «Коммерсантъ» газетасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.




Аның сүзләренчә, югары белемнең мондый системасын саклау өчен өч сәбәп бар. Беренчедән, Россия бакалавриат һәм магистратураны биредә тәмамлап, соңыннан башка илләрдә укуын дәвам итү мөмкинлеге булган чит ил студентларының саны буенча дөньядагы алдынгы 7 ил арасына керә. Икенчедән, Россия абитуриентлары арасында да югары белемнең мондый форматы белән кызыксынган яшьләр бар. Өченчедән, бүген Россиядә бакалаврлар күп, алар магистратура бетерелгән очракта алга таба укуын дәвам итә алмаячак.
«Шунлыктан специалитет, бакалавриат һәм магистратура киләчәктә дә булачак», - дип искәртте министр. Ул искәртеп үткәнчә, индустрия һәм университетлар кайсы форматка ихтыяҗ зуррак булуын үзләре билгеләргә тиеш. Шуннан соң мәктәп тәмамлаучылар кая укырга барырга икәнлеген үзләре хәл итә алачак.
Моннан тыш, Фальков бакалавриатны тәмамлаучылар үз профильләренә якынайтылган юнәлешләргә укырга керсен өчен «магистратурада күбрәк тәртип урнаштырырга» кирәклегенә игътибар юнәлтте.
24 майда РФ Фән һәм югары белем министрлыгы Россиянең югары белемнең үз моделен булдырачагы һәм Болон системасыннан баш тартырга ниятләве хакында хәбәр иткән иде.

«Татар-информ» материаллары буенча

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ