Логотип Магариф уку
Цитата:

Фән олимпиадалары саны артканмы, әллә кимегәнме?

        Татарстан Мәгариф  һәм фән министрлыгы 2023/2024  уку елына укучылар өчен уздырылырга тиешле фән олимпиадалары исемлеге проектын игълан итте.     &...

        Татарстан Мәгариф  һәм фән министрлыгы 2023/2024  уку елына укучылар өчен уздырылырга тиешле фән олимпиадалары исемлеге проектын игълан итте. 
        Яңа исемлек проектында 87 олимпиада күрсәтелгән. Узган уку елында алар 81 генә иде. Шул ук вакытта бер олимпиада кысаларында берничә юнәлеш булырга мөмкин. Шунлыктан олимпиадаларның тулаем саны берничә дистәгә җитәргә мөмкин. Әйтик, узган уку елында укучылар өчен оештырылган белемне ачыклау бәйгеләренең саны 278 гә җиткән иде. 
Тик шулай да яңа төр ярышлар гына өстәлгән икән дип уйларга кирәкми. Олимпиадаларның кайберләре хәтта бу исемлектән төшерелгән дә. Әйтик, олимпиадалар исемлегеннән физикадан уздырыла торган «Сулагай варислары» дигәне алып ташланган.  «Илкүләм технологик олимпиада» кысаларында исә  «Композит технологияләр» һәм «Финанс инжинирингы» дигән юнәлешләр буенча бәйгеләр үткәрелмәячәк. Алар урынына «Технологик эшкуарлык»  һәм «Фотоника» юнәлешләре өстәлгән.
        Болардан тыш, яңа исемлеккә балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары өчен  музыкаль-теоретик фәннәр буенча, шулай ук  «Юридик биеклекләр!» дигән Бөтенроссия олимпиадалары  да өстәлгән.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ