Логотип Магариф уку
Цитата:

Фатих Әмирхан мирасына багышланган күргәзмә ачыла

23 гыйнвар көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар язучысы, драматург, публицист Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондында Ф. Әмирханның мемориаль тупланмасында саклана торган экспонатлар урын алачак.

Язучының музей мирасы бай һәм күпкырлы коллекциядән гыйбарәт. Ул документлар, шәхси әйберләр, әдип исән чагында дөнья күргән китаплар, хатлар, фотосурәтләр, почта открыткалары, кулъязмалар һәм гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметларын үз эченә ала. Әлеге ядкярләр язучының иҗат юлын һәм шәхесен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә.

Экспозициядә аеруча кадерле экспонатлар тәкъдим ителә. Алар арасында әдипнең шәхси әйберләре — эшләпәсе һәм сюртугы, исән чагында нәшер ителгән китаплары бар. Шулай ук «Тигезсезләр» драма әсәре буенча төрле шәһәрләрдә куелган спектакльләрнең афишалары, кулъязмалар һәм ачык хатлар да зур кызыксыну уята.

Күргәзмәнең иң әһәмиятле өлеше булып «Хәят» әсәренең кулъязмалары тора. Әсәрнең беренче өлеше белән беррәттән, озак еллар сакланмаган дип саналган икенче өлешенең кулъязмасы да тәүге тапкыр тулысынча тамашачыга тәкъдим ителә.

Моннан тыш, күргәзмәдә рәссамнар Б. Әлмәнов, Г. Яруллин, Н. Мифтахов, П. Сорокин һәм М. Семенов иҗат иткән Ф. Әмирхан образ-сурәтләре урын алган. Алар әдипнең рухи дөньясын һәм иҗади йөзен сәнгать теле аша ачып бирә, күргәзмәнең тарихи һәм мәдәни кыйммәтен тагын да арттыра.

Фото: ТР Милли музее матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ