Логотип Магариф уку
Цитата:

Фильм аша рус әдәбияты тарихын өйрәтмәкчеләр

Казанның «Мир» кинотеатрында 19 февральдә 15:00 сәгатьтә «Не напрасно посетил эту сторону: история Пушкина в Казани» документаль фильмы күрсәтеләчәк.

Әлеге проект Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә «А.С.Пушкинның тууына 225 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «Казанда Пушкин» фильмы» номинациясендә республикасының коммерциягә карамаган оешмаларына субсидияләр бирү буенча конкурс кысаларында әзерләнде. 

Документаль фильмның иҗат командасы экспертлар-әдәбиятчылар һәм республиканың фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашында документаль картинаның концептуаль өлешен эшләү өчен эшлекле очрашулар уздырды.

Фильмны мәктәпләрдә рус әдәбияты тарихын өйрәнү кысаларында белем бирү материалы буларак күрсәтергә тәкъдим итү планлаштырыла, 

19 февраль көнне фильмны «Мир» кинотеатрында бушлай карарга мөмкин.

Фото: ТР Мәдәният министрлыгы сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Халыкара туган тел көне программасы

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шушы уңадан Казанда мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте учреждениеләрендә дистәләгән чаралар узачак. Чаралар программасы белән таныштырып үтәбез.

Халыкара туган тел көне программасы

19 февральдә Кадыш мәдәният йортында Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган әдәби кичә үтәчәк.

20 февраль 11:30 сәгатьтә Северный бистәсе мәдәният йортында «Родные напевы» вокаль ансамбленең «Родной язык – душа народа» концерты узачак. Шул ук көнне Үзәк балалар китапханәсендә (Гарифьянов урамы) «Телләр әйлән-бәйләне» интерактив лингвистик уены оештырылачак. Әлеге уен балаларны республикада яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм тел үзенчәлекләре белән таныштырачак.

21 февральдә Мәскәү үзәгендә «Әллүки» курайчылар студиясе концерт күрсәтәчәк.

Шул ук көнне «Яратам» яшүсмерләр клубында 13:00 сәгатьтә «Үз телем» конкурсында җиңгән проектларны тәкъдим итү булачак. Конкурс 2022 елдан башлап балалар һәм яшьләр арасында татар телен өйрәнү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча актуаль проектларны алга җибәрү максаты белән үткәрелә.

24 февраль көнне 16:00 сәгатьтә  «Апуш» татар балалар театр студиясе мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 елга багышланган «Әбүгалисина» спектаклен тамашачыларга күрсәтәчәк.

23 февральдә күпмилләтле якшәмбе мәктәбе «Туган телдә сәламләү» интерактив программасын күрсәтәчәк. Ә ТР Халыклар дуслыгы йорты традицион рәвештә концерт оештыра.  Ул быел 20 февраль көнне 16.00 сәгатьтә А.С. Пушкин ис. мәдәни үзәктә узачак.

Фото: Денис Гордийко

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ