Логотип Магариф уку
Цитата:

«Фокуста – гаилә» – Бөтенроссия журналист эшләре конкурсы

Конкурс турында тулырак мәгълүматны авыр тормыш хәлендәге балаларга ярдәм фонды сайтында алырга мөмкин.

Әлеге конкурс гаилә һәм балачакның заманча проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә, балаларга һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Шулай ук иң яхшы социаль практикаларны киңрәк таратырга, социаль өлкә казанышларын, балаларның һәм балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итүче социаль инициативаларны яктыртуны һәм алга җибәрүне стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

 Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә,  гаилә, балалар кыйммәтен ныгыту, ата-ана абруен арттыру буенча мөһим коммуникация мәйданчыгы булып тора.

Конкурс 7 номинациядә үткәрелә: «Гаҗәеп гаиләләр тормышы», «Миссия: ата-ана булу», «Ярдәм янәшәдә», «Статус: үзенчәлекле гаилә», «Без бергә!», «Гаилә шартлары буенча», «Нәсел тарихы».

Конкурска 2023 елның сентябреннән 2024 елның сентябренә кадәрге вакытта федераль, төбәк, муниципаль ММЧда, учреждение , оешма, иҗтимагый берләшмәләрнең рәсми битләрендә яки социаль челтәрләрдә чыккан рус телендәге  басмалар, интернет-публикацияләр, телевизион сюжетлар, радиосюжетлар һәм подкастлар кабул ителә, –  дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау  министрлыгының матбугат үзәге.

15 апрельгә кадәр ил субъектларында эксперт төркемнәре оештырылачак, алар конкурс сайлап алуларын үткәрәчәк. Конкурс турында тулырак мәгълүматны авыр тормыш хәлендәге  балаларга ярдәм фонды сайтында алырга мөмкин.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ