Г.Тукай әдәби музеенда Тукайны искә алалар
Бүген Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрне искә алу көне уздырыла. Проект Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. 11.00 дә Яңа Татар бист...
Бүген Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрне искә алу көне уздырыла. Проект Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. 11.00 дә Яңа Татар бистәсе зиратында Г.Тукай кабренә чәчәкләр салу булачак. 12.30 да Г.Тукай әдәби музеенда «Г.Тукай: яшьләр карашы» дигән темага күргәзмә ачылачак. Яшь рәссамнарга «Тукай образына яңача караш», «Шагыйрьнең әсәрләренә иллюстрацияләр», «Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннар» кебек темалар тәкъдим ителгән иде.
“Тукай рухы – ядкярләрдә” дигән экскурсия музейга килүчеләрне Г.Тукайның мемориаль экспонатлары белән таныштырачак. 14.30 да табиб, медицина фәннәре кандидаты Марина Алексеевна Подольская Габдулла Тукай язмышында табиб Г.А.Клячкинның тоткан урыны хакында сөйлиячәк.

Комментарийлар