Логотип Магариф уку
Цитата:

Габдулла Тукай әдәби музеена – 40 ел

Бүген Казанда Габдулла Тукай әдәби музееның 40 еллык юбилеен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан музей ишегалдында зур бәйрәм чарасы оештырылды.

Тантана «Дуслар янәшәсендә» дип исемләнгән концерт программасы белән башланып китте. Сәхнәдә Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин һәм Әтнә театрлары артистлары чыгыш ясады. Шулай ук мәктәп укучылары да музыкаль һәм театраль номерлары белән тамашачыларны сөендерде.

Музейның дуслары, балалар, кунаклар һәм шәһәр халкы, бер мәйданчыкта җыелып, җыр-моңга һәм биюләргә кушылды. Чара чын мәгънәсендә мәдәни бәйрәмгә әверелде.

Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова музейның 40 еллыгының әһәмиятен ассызыклап үтте:

 – Безнең бинада Тукайның кадерле ядкәрләре саклана. Аларны күрергә республиканың төрле төбәкләреннән һәм башка шәһәрләрдән кунаклар килә. Бүгенге очрашу – ул дуслар белән яңадан күрешү мөмкинлеге дә. Без аралашабыз, уртак проектлар турында фикер алышабыз, киләчәккә планнар корабыз», – диде ул.\

Белешмә өчен: Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан 1986 елда Казанда бөек татар шагыйре исемен йөрткән әдәби музей үз ишекләрен ачкан. Бүген исә ул татар мәдәниятен һәм Тукай мирасын саклаучы мөһим үзәкләрнең берсе булып тора.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ