Гаилә автобусы – һәр гаиләгә
Белгечләрне халыкка якынайтучы Гаилә автобусы районнар буйлап сәфәргә чыга. Педагоглар, психологлар, табиблар, юристлар һәм башка белгечләрдән торган команда ярдәм кирәк гаиләләр белән очрашачак. Милли бизәкләр белән бизәлгән автобуста килгән профессионаллар командасына җирле белгечләр да кушылачак. Башта зур гомуми җыелышлар уза, аннан соң исә һәр белгеч шәхси сораулар буенча аерым кабул итәчәк. Проектта сораулары һәм проблемалары булган һәр гаилә катнаша ала: гаилә корырга гариза биргән парлармы, күпбалалы гаиләләрме – беркемне дә кире бормаячаклар. Һәр ярдәм адреслы булачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова хәбәр итте.
«Гаилә белән бала тууга әзерләнгәндә бәләкәчнең бүлмәсен, матур киемнәрен, уенчыкларын, кайсы бакчага һәм мәктәпкә йөриячәген кайгырта башлыйлар. Әти-әниләр беренче чиратта туганчы ук баланың сәламәтлеген кайтыртудан башларга тиеш. Бала сау-сәламәт тугач кына теләсә кайсы түгәрәккә бирү турында сөйләшергә була, – ди репродуктолог, ТР атказанган табибы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш төп белгече Фирая Сафина.
Беренче тукталыш 5 март көнне Чистайда булыр дип планлаштырыла. Район халкына хәбәр ителеп, катнашырга теләүчеләр исемлеген әзерләнә. Алга таба Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәткә юл тотачаклар.
– Проектның икенче өлеше марафон-конкурстан гыйбарәт. Монда һәр районнан төрле статустагы ким дигәндә 5 гаилә катнашачак, – дип сөйләде «Региональный Красный Крест» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Зөлфия Сафина. Бәйгедәге 5 номинация кысаларында һәр гаиләгә төрле форматта үз үзенчәлекләрен күрсәтергә мөмкинлек булачак: кемнәрдер сандыктан тарихи ядкяр табып ала, кемдер гаилә рецептларын яңарта.
Автор фотосы





Комментарийлар