Гаилә белән сайлыйбыз
Сайлау көннәрендә «Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсы уза.
Анда катнашу өчен 18, 19, 20 сентябрь көннәрендә иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр сайлау участогында гаилә белән төшкән фотосурәтне социаль челтәргә урнаштырырга, фото астына #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштегларын куярга кирәк.
Бәйгедә катнашучылар арасында барлыгы өч Sollers ST8 автомобиле һәм 33 iPhone 17 смартфоны уйнатыла.
Шулай ук төрле номинацияләрдә өстәмә бүләкләр дә каралган. Җиңүчеләр арасында иң елмаючан, иң тату, иң креатив һәм иҗади, иң өлкән, иң күпсанлы, иң күпбалалы һәм иң зәвыклы гаиләләр билгеләнәчәк. Башка номинацияләрдә дә призлар уйнатылачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сайлауларда катнашуны гаилә традициясе буларак билгеләп үтте.
«Сайлаучы баласына ил язмышында катнашу тәртибен, күнекмәсен үз үрнәгендә күрсәтә. Әти-әниләр балаларын сайлау участогына алып килгәндә, дәүләт өчен мөһим булган бу чараның әһәмиятен шәхси үрнәк мисалында аңлата. Бүген сайлауда катнашу – үз илеңнең, республикаңның, төбәгеңнең, шәһәреңнең яки авылыңның киләчәген сайлау ул», – диде ул.
Автор фотолары





Комментарийлар