Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналы ниләр яза?

КҮЗӘТҮ: ФЕВРАЛЬ САНЫЖурналның февраль саны  кыю йөрәкле, тәвәккәл ир-егетләребезгә зур урын бирә.  Милләттәшебез Россия каһарманы Дамир Касыйм улы Йосыпов - нәкъ менә шундый асыл затларыбызн...

КҮЗӘТҮ: ФЕВРАЛЬ САНЫ
Журналның февраль саны  кыю йөрәкле, тәвәккәл ир-егетләребезгә зур урын бирә.  Милләттәшебез Россия каһарманы Дамир Касыйм улы Йосыпов - нәкъ менә шундый асыл затларыбызның берсе. “Урал авиалинияләре” компаниясенең Мәскәүдән  Симферопольгә очучы  А- 321 пассажир самолетының  кош өере  эләгү сәбәпле, башта бер, аннан икенче двигателе гамәлдән чыгып, авария хәлендәге һава лайнерының, шассисыз-нисез Мәскәү тирәсендәге бер кукуруз басуына төшереп утыруын, әле булса могҗиза  буларак телгә алалар.  Экипаж   әгъзалары белән бергә    233 кешенең  гомере   бизмәнгә салына ул чагында   һәм бәхеткә каршы барысы да исән-имин килеш, югалтуларсыз эвакуацияләнә.   Ул вакыйгадан соң экипаж командиры Дамир  Йосыповка һәм икенче очучы Георгий Мурзинга илебезнең иң югары бүләге - Россия Герое исеме  бирелде. Бүгенге көндә  аяусыз милләттәшебез нинди уй-хыяллар белән яши? Журналист Расиха Фаизова милли каһарманыбыз белән аның  мәктәп еллары, яшьлек хыяллары, ватанпәрвәрлек хакында гәп кора. 

 - Балада ватанпәрвәрлек, өлкәннәргә хөрмәт хисен, хезмәт ярату, белемгә омтылу кебек сыйфатлар  тәрбияләү мөһим дип саныйм.  Әти-әниемнең каршыларына утыртып ниндидер үгет-нәсыйхәт бирүләрен хәтерләмим, шуңа карамастан әти безне чын ир-ат итеп тәрбияләде.  Сез үз-үзегезне  саклый, яклый белергә тиеш дип өйрәтте,- ди Дамир Йосыпов үткәннәрне барлап.
Журнал укучыларын батырлык темасын дәвам иткән  “Безнең заман геройлары” дип аталган өр-яңа проект та җәлеп итми   калмас. Суга батучыларны, ут эчендә калучыларны коткарган кыю йөрәклеләр  турында ул.  Кемнедер бәладән, үлемнән  коткару бәрабәренә   үз  гомерен куркыныч астына куеп аңлы рәвештә бу адымга баручылар арасында мәктәп яшендәге балалар да очрый.  Әгәр дә суга батучы малай янына сәгате-минуты белән   Фәвиз Гыйлаҗиев килеп чыкмаган булса, Саба районы  Тимершык авылында яшәүче  Әмир атлы 5 яшьлек малайның язмышын күз алдына  китерүе дә кыен.
Алексеевск районының Зур Полянка авылы  егете  Иван Павлинов исә   ут эчендә калган  өйләреннән 10 яшьлек энесе белән 7 яшьлек  ике игезәк туганын  алып чыгып коткарып кала.  Безнең заман геройлары турында Ирек Нигъмәтҗанов язмасында укыгыз.
Редакциягә килгән  хат эзеннән Мөслим районы Мәлләтамак авылына барып Таңсылу  Габидуллина язган “Бер авылда - ил бәласе” дип аталган мәкалә дә  укучыны битараф калдырмас.  
    “ Гаилә һәм мәктәп”  психолог киңәшләре белән дә уртаклаша. Үсмерләрнең мәктәптә яки гаиләдә алган психологик күңел җәрәхәтләре яки социаль челтәрләрнең йогынтысы нәрсәгә китереп чыгарырга мөмкин? Сөмбел Таишеваның “Ярату урынына - акча” дип аталган язмасында  бу һәм башка сорауларга гаилә психологы, коуч-тренер, Россия психиатрлар җәмгыяте әгъзасы Алсу Алпарова җавап бирә.
 “Гаилә һәм мәктәп”не укыгыз - “Ничә яшьтә  гаилә корырга?”,  кайда ял итәргә, буш вакытларда ни белән шөгыльләнергә һ.б.  сорауларга җавап бар анда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ