Галимҗан Гыйльманов «Тукайның мең сере» китабын тәкъдир итте
17 февральдә «ТАТМЕДИА» бинасының Әдәби кафесында танылган татар язучысы Галимҗан Гыйльмановның яңа китабын тәкъдир итү булды. Очрашуга әдәбият галимнәре, авторның каләмдәшләре, язучының тугры укучылары һәм әдәбият сөючеләр җыелды.
Очрашу «Тукайның мең сере» китабы чыгуга багышланды. Галимҗан Гыйльманов китап язылу тарихын сөйләде һәм сорауларга рәхәтләнеп җавап бирде.
Очрашу җылы һәм ышанычлы атмосферада узды. Һәр килгән кунак үзен тамашачы гына түгел, ә иҗади әдәби берләшмәнең бер өлеше итеп хис итте. Чара автограф-сессия белән тәмамланды.
Автор фотолары





Комментарийлар