Гимназия көне (Видео)
Киров районы мәктәпләрендә гимназия көне уздыру матур йолаларның берсе булып тора. 4 нче татар гимназиясендә 1991 елдан бирле уздырылып килүче бу бәйрәмне елның-елында ис...
Киров районы мәктәпләрендә гимназия көне уздыру матур йолаларның берсе булып тора. 4 нче татар гимназиясендә 1991 елдан бирле уздырылып килүче бу бәйрәмне елның-елында истә кала торган итеп оештырырга тырышалар.
Быел да ул иртәнге линейка вакытында 1 нче сыйныфларны гимназистларга багышлау тантанасы белән башланып китте. 1-4 нче сыйныфлар бәйрәм уңаеннан күргәзмә тәкъдим итсә, 7–8 нчеләр Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис әсәрләре буенча матбугат конференциясе уздырды. Ә инде программаның югары ноктасында берсүзсез шагыйрь Ренат Харис премиясе тапшыру тантанасы булды.
Әлеге премиянең тарихы 2003 елга ук барып тоташа. Шагыйрь ел саен Гимназия көнендә «Яшь рәссам», “Бәллүр каләм”, “Яшь музыкант” номинацияләрендә өч укучыны билгеләп уза. Быел бу бүләккә 4 нче сыйныф укучысы Милана Попова (“Яшь музыкант”), 9 нчы сыйныфтан Аделина Хәйбуллина (“Сүз остасы”), 4 нче сыйныф укучысы Радмир Җәлилов (“Яшь рәссам») лаек булдылар. Бүләкне халык шагыйре Ренат Харис үзе тапшырды.

Расиха Фаизова
Комментарийлар