«Глаголица» әдәби премиясенә гаризалар кабул ителә
XII «Глаголица» халыкара бәйсез балалар әдәби премиясенә гаризалар кабул итү башланды. 130 финалист 26–31 август көннәрендә Казандагы «Адымнар» полилингваль мәктәбенең өстәмә белем бирү үзәгендә узачак әдәби сменага бушлай юллама алачак. Бу хакта матбугат конференциясендә премияне гамәлгә куючы «Счастливые истории» хәйрия фонды директоры Елена Исламова хәбәр итте.
Смена программасында мәгариф һәм мәдәни чаралар: танылган әдәбиятчылардан, тәрҗемәчеләрдән һәм журналистлардан дәресләр һәм мастер-класслар, шулай ук иҗади очрашулар һәм брифинглар планлаштырылган. Финалистларга үз әсәрләре бастырылган «Глаголица» альманахы тапшырылачак.
Смена тәмамлангач, 8 төрле номинациядә 13 җиңүче игълан ителәчәк. ТӨП бүләк — «Бәллүр ябалак» («Хрустальная сова») статуэткасы һәм планшет.
Бүләкләү тантанасы Казанның La Primavera камера оркестры катнашында С.Сәйдәшев исемендәге Зур залда узачак. Чараны Россиянең атказанган артисты Сергей Чонишвили алып барачак.
Фото: премия сайтыннан
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Язгы «Аҗаган 2.0»
«Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенына гаризалар кабул ителә башлады. Татарстан буенча 30 бала катнашу өчен теләк белдерергә дә өлгергән, араларында уенның мәктәп этабын үтүчеләр дә бар. Ярышларда башлангыч сыйныф укучыларыннан башлап, урта махсус уку йорты студентларына кадәр катнаша ала.

«Аҗаган 2.0» уены өч төрле тематик блокка бүленгән: спортка әзерлек, хәрби-гамәли күнекмәләр һәм белем бирү программасы. Дүрт яшь категориясе каралган: 7–10 яшь, 11–13 яшь, 14–17 яшь һәм 18–21 яшь. Һәр командадан 10 уенчы катнашырга тиеш.
Уенның муниципаль этабы март ае дәвамында, зона ‒ 1 апрельдән 30 ына кадәр, республика буенча ярышлар майда узачак. Гаризалар февраль ахырына кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар