Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай премиясенә быел кем лаек?

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле булды 2024 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә потенциаль номинантлар исемлегенә түбәндәгеләр керә:

«Әлфия» курчак спектакленең актерлар составы – татар актрисасы образын курчак театры чаралары белән искиткеч оста гәүдәләндергән өчен.

Корбанов Рафис Харисович (Рафис Корбан) – «Әхмәров» («Әхмәров» 2020г), «Ватан» («Ватан» («Ике роман») китабы өчен, 2022 ел, «Алиш», 2023 ел.

Харрасов Ләис Мәүлид улы (Ләис Зөлкарнәй) - «Узганны кабатлау» китабы өчен.

Вайнер Борис Гыйршевич  - балалар шигъриятенә, проза һәм драматургиягә күпьеллык өлеш керткәне өчен.

Гатауллин Риф Хоббулович – «Сак-Сок» симфоник бәете, вокаль-хор цикллары, авторлык җыентыклары, нота җыентыгы, тапшырулар циклы өчен.

Низамов Эльмир Җәүдәтович  - «Кара Пулат» операсына музыка өчен.

Тәминдарова Миләүшә Әмир кызы – Татарстанның татар хор мәдәниятен үстерү, алга этәрү һәм саклап калу өчен, ә атап әйткәндә, «Татар хор музыкасы антологиясе» хезмәтләре өчен.

Сәлахов Рабис Магалимович – Татарстан Республикасында дастаннар елына багышланган татар халык җырлары мотивлары буенча эшләр циклы өчен.

Җәмитов Кадим Җәлил улы – күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренә багышланган скульптур портретлар һәм фигуралар сериясен оештырган өчен.

Галиев Рамил Якубович, Канаев Евгений Александрович – «Поэзия и проза. Татарстан 1980-1990 еллар» проекты һәм фотожурналистика сәнгатенә зур өлеш керткәне өчен.

Белешмә:

Премия югары һөнәри осталык дәрәҗәсе белән аерылып торган, авторлык стиле, яңа үзенчәлекле һәм оригинальлеге белән аерылып торган, шулай ук сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр өчен (рәсем ясау, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше) әсәрләре илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, җәмәгатьчелек танылуы алган, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендә күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Премия, гадәттәгечә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Татарстан Республикасының Раис тарафыннан тапшырыла.

 Фото: ТР Мәдәният министрлыгы сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Хезмәтне яратырга өйрәнәчәкбез

Элек-электән мәктәп балаларга белем бирүне генә максат итеп куймады, хезмәт тәрбиясен дә бирде, акыл белән кул эшенә бер үк дәрәҗәдә мәхәббәт уятты.

Билге артыннан чабу белән генә чикләнгән бала, тормышта әһәмиятле булган көнкүреш эшләрен башкара алачагы икеле шул. 

Яңа уку елыннан башлангыч мәктәбе укучылары һәм урта сыйныф укучылары хезмәт дәресләрен мәҗбүри рәвештә үтә башлаячак. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2024 елның 1 нче сентябреннән хезмәт дәресләрен кертүне йөкләгән закон имзаланган. Документ белән хокукый актларның рәсми порталында да танышырга була. Анда мәктәпләрдә слесарьлык һәм балта осталыгы, тегү, аш-су нигезләре һ.б. буенча дәресләре кабат кайтарылачак, диелгән. Мәктәпләрдә мәҗбүри хезмәт дәресләре кертелү тормышта кирәкле булган күнекмәләргә генә өйрәтеп калмаячак, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә, кадрлар кытлыгы мәсьәләсен уңай хәл итүгә этәргеч ясаячак.

Шулай ук мәктәп тәртибе кагыйдәләрендә, укучыларның дисциплинасында мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиешле яңа таләпләр көтелә. Тәртип кагыйдәләрен үтәү бурычы педагоглар һәм мәктәп администрациясенә йөкләнәчәк.

Таңсылу Габидуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ