Логотип Магариф уку
Цитата:

I Республикакүләм Вагыйзов укулары

 Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә I Республикакүләм Вагыйзов укуларының нәкъ менә Укытучылар һәм һәм остазлар елы кысаларында  узуы куанычлы хәл. Ул татар “Әлифба”сы авторы Вагыйзов Сәләй...

 Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә I Республикакүләм Вагыйзов укуларының нәкъ менә Укытучылар һәм һәм остазлар елы кысаларында  узуы куанычлы хәл. Ул татар “Әлифба”сы авторы Вагыйзов Сәләй Гатат улының 115 еллыгына багышланды һәм ул  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы; “Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте”;  Өстәмә профессиональ белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты”;  Казан (Идел буе) федераль университеты; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе; Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты   белән берлектә уздырылды. Чара фән эшлеклеләрен, методист-практикларны, башлангыч сыйныф укытучыларын, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларын бер түбә астында  очраштырды.  
Вагыйзов укулары фән эшлеклеләрен, методист-практикларны, башлангыч сыйныф укытучыларын, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларын бер түбә астында  очраштырды. ТАССРның атказанган мәктәп укытучысы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты, К.Д.Ушинский медале иясе, педагог-галим, 40 тан артык мәктәп дәреслекләре, фәнни басмалар, методик кулланмалар авторы Сәләй   Вагыйзов укуларының моннан соң да дәвам итәчәгенә шик юк, чөнки әлеге чараның ният-максатлары нигезле.
–Ул беренче чиратта күренекле педагог һәм методист Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитоваларның педагогик һәм методик идеяләрен үстерү һәм иҗади мирасын саклау; шулар мисалында традицион милли рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту; башлангыч гомуми белем бирү өлкәсендә укытуның эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту; мәктәпкәчә, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системаларының хәзерге торышын анализлау һәм актуаль проблемаларын чишү юлларын бергәләп эзләүне күздә тота,–  ди Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Фидаил кызы Гарипова.
Көллияткә аяк баскан һәркем Бөтенроссия музейлар реестрына кертелгән  дәүләт «Әлифба» музеенда да 37 мәртәбә нәшер ителгән татар «Әлифба»сы һәм аны төзүчеләр Сәләй Вәгыйзов, Рәмзия Вәлитова турында шактый мәгълүматка тап була. Чараның күпсанлы кунаклары арасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләреннән тыш  Уфа фән һәм технологияләр университетының Эстәрлетамак филиалы галимнәрен, Самара өлкәсе делегациясен, урта һөнәри, төп гомуми һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары һәм студентларын да күрергә була иде.
Пленар утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, ТР рәисе каршындагы телләрне үстерү һәм саклау комиссиясе рәисе Əхмәтов Марат Готыф улы; ТР Мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы, Арча муниципаль районы башлыгы, Арча район Советы рәисе Нуриев Илшат Габделфәрт улы, халык укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина һ.б. катнашты.
Вагыйзов укуларында катнашучылар бертавыштан Вагыйзов Сәләй Гатат улы һәм Вәлитова Рәмзия Гыйлаҗ кызының фәнни һәм методик мирасы һәрьяклап өйрәнелүгә лаек дигән фикер белдерәләр. Аларның туган телнең аһәңен тоярга, тирән метафоризм һәм образлылык ачарга өйрәткән туган телне укыту тәҗрибәсе Татарстан Республикасының  киләчәк буын педагоглары өчен үрнәк булырга тиешлеге ассызыкланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ