Логотип Магариф уку
Цитата:

Иҗади эшләүче педагоглар өчен яңа конкурс

Россиядә иҗади эшләүче педагоглар һәм педагогик уку йортлары студентлары өчен «Открывая страну» дигән конкурска старт бирелде. Моның өчен Дәүләт мәгариф университетының онлайн-платформасында катнашырг...

Россиядә иҗади эшләүче педагоглар һәм педагогик уку йортлары студентлары өчен «Открывая страну» дигән конкурска старт бирелде. Моның өчен Дәүләт мәгариф университетының онлайн-платформасында катнашырга теләүчеләрне теркәү башланды. Әлеге конкурс Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уздырылу белән бәйле төп чаралар планына кертелгән. Анда мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре, урта һөнәри белем бирү оешмалары һәм вуз педагоглары, педагогик белгечлек студентлары катнаша ала.
Теркәлү этабында конкурста катнашырга ниятләгәннәр жюри хөкеменә үзләренең педагогик эш алымнары һәм эш тәҗрибәләре хакында сөйләүче видеороликлар әзерләп җибәрергә тиешләр.
Әлеге педагогик бәйге онлайн-форматта түбәндәге сигез номинациядә үткәрелә:
– «Туган ягымның талантлы шәхесләре» (иҗади белгечлекләргә ия педагоглар өчен);
– «Географик крайны өйрәнү» (география укытучылары өчен);
– «Төгәл фәннәрне укытканда туган якны өйрәнү» (табигать фәннәре педагоглары өчен);
– «Туган җиремнең оста куллары» (технология педагоглары өчен);
– «Яңа буын яшьләре өчен информацион технологияләр» (информатика, информацион технологияләр);
– «Туган телгә мәхәббәт» (рус теле, туган тел, әдәбият);
– «Белем дөньясына юл» (башлангыч мәктәп, мәктәпкәчә белем);
– «Кече Ватаным тарихы» (тарих, җәмгыять белеме).
Заявкалар быелның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Шуннан соң  жюри конкурс җиңүчеләрен ачыклаячак.
Моннан тыш, 2 октябрьдән 13 енә кадәр арада онлайн-платформада һәркем тавыш бирүдә катнаша алачак. Аның нәтиҗәләре шулай ук конкурска йомгак ясаганда исәпкә алыначак.
Конкурс җиңүчеләре 20 октябрьдә игълан ителәчәк, ә бүләкләү тантанасы ноябрьнең беренче ункөнлегендә уздырылырга тиеш. Конкурс җиңүчеләрен Россиянең кайсы да булса бер шәһәренә бушлай сәяхәт көтә.
Таһир САБИРҖАНОВ
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ