Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ялкын» мәктәп медиалары фестивале старт алды

Татарстанда мәктәп медиасын үстерүгә һәм яшь журналистларны тәрбияләүгә юнәлдерелгән зур проект — беренче республикакүләм мәктәп медиа-патриотик фестивале башланып китте. Әлеге инициатива мәктәпләрдәге медиа-редакцияләр эшчәнлеген активлаштыруны, укучылар арасында журналистикага кызыксыну уятуны һәм патриотик тәрбия бирүне максат итеп куя.

Фестивальдә катнашу өчен Татарстан мәктәпләрендәге медиа-үзәкләр чакырыла. Катнашучылар үзләренең мәктәп газеталары, журналлары, радио һәм телевидение студияләре, социаль челтәрләрдә башкарылган эшләрен тәкъдим итә алачак. Бу хата тулырак матбугат конференциясендә фикер алыштылар. 

ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров фестивальнең әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренчә, мәктәп елларыннан ук талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга үсеш юлы күрсәтү — төп бурычларның берсе.

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков яшь буын белән системалы эшләү зарурлыгына игътибар итте. Аның фикеренчә, бүген мәктәп медиасында актив катнашкан балалар киләчәктә һөнәри редакцияләргә киләчәк.

— Фестивальдә катнашучы балалар бик тиздән безнең редакцияләрдә эшли башлаячак. Киләчәктә медиа өлкәсе нәкъ менә алар кулында булачак. Шуңа күрә вакытында дөрес тәрбия һәм сыйфатлы белем бирү мөһим. Бу проект һәр авылга, һәр мәктәпкә барып җитсен дигән максат куябыз. 

 

 

 «ШАЯН ТВ» телеканалының башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Сәхәбетдинова да медиа мәктәпләрнең әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренчә, мәктәп медиасы — балалар өчен һөнәри мәйданчыкка беренче адым.

— Медиа мәктәпләр бик кирәк. Без алар белән актив эшлибез,  алардан күп кенә сәләтле яшьләр безгә эшкә килә. Әлеге фестивальгә дә ярдәм күрсәтергә әзербез. Бу проект патриотик тәрбия ягыннан да, медиа белем бирү ягыннан да бик әһәмиятле, — диде ул.

 

«Ялкын» журналының баш мөхәррире 

Энҗе Габдуллина фестиваль үткәрү тәртибе белән таныштырды. Аның сүзләренчә, проект 12-18 яшьлек укучылар өчен оештырыла һәм өч этапта узачак.

Беренче этап — гаризалар кабул итү – ул 

 март башына кадәр дәвам итәчәк. Март аенда сайлап алу туры һәм жюри эше узачак. Финал апрель аена планлаштырылган. Анда катнашучыларны белем бирү программасы, иҗади чаралар һәм үз проектларын яклау көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ